«Әниемнең елмаюы – йөрәк җылысы»
29 нчы ноябрь көнне Иштирәк авылы мәдәният йортында кадерлеәниләр көненә багышланган конкурс – концерт программасы зур уңыш белән узды.
Кем генә булсак та, нинди генә югары үрләргә ирешсәк тә, әниләр исән чакта, барыбыз да бала без. Тугыз ай буе йөрәк астында йөрткән, гомер биргән, кеше иткән әниләребезгә гомер буе рәхмәтде булып калабыз.
29 нчы ноябрь көнне Иштирәк авылы мәдәният йортында кадерлеәниләр көненә багышланган конкурс – концерт программасы зур уңыш белән узды.
.jpeg)
Мавыктыргыч ярышлар арасындагы тәнәфесләрдә, тамашачылар безнең талантлы артисларыбызның чыгышларыннан ләззәт алдылар.
Бәйрәм азагында авыл җирлеге башлыгы Алсу Петровна Васильева, жюри әгъзасы Гөлнара Сәүбән кызы Гарифуллина белән берлектә конкурста катнашучыларның барысына да рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Иштирәк мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе
Айза Анисимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев