Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Америка татары: «Конгресс татарлыгыбыз үсүенә көч-этәргеч бирә»

Америка татары Рукия Сафа белән дә Корылтай уңаеннан элемтәгә кердек. Ул Япониянең Кобе шәһәрендә туган, Калифорния штатының Сан-Франциско шәһәрендә яши. Америка Төрки-Татар Ассоциациясенең вице-президенты булып тора. Конгресска ул ире Дәйян Сафа белән килергә җыена.

- Мин Япониядә туып-үскән татар баласы. Әби-бабайларым Россиядән чыгып, Кытай аша Япониягә килеп җиткәннәр. 1965 елда без гаиләбез белән Америкага күченеп киттек. Шуннан бирле Сан-Франциско якларында торабыз, татар мәхәлләсендә катнашып яшибез. Шәхсән үзем һәм гаиләм шушы мәхәллә эшләренең оештыручысы, актив катнашучысы булып торабыз. Биш тапкыр мәхәлләбезнең президенты итеп тә сайландым. Бергә бәйрәмнәр, мәҗлесләр әзерлибез, җыр-театрларда катнашабыз. Шулай ук яшьләргә татар ашлары пешерергә өйрәтәм, хәтем чыгу, зиярат кылу һәм башка гореф-гадәт эшләрендә ярдәм итәм, катнашам.

Конгресс Корылтайларында ирем белән бергә 1997 елдан бирле инде катнашабыз. Кызыбыз Адилә дә Казанда еш була. Конгресста, Яшьләр форумында катнашты. Татарстанда үзенә дуслар тапты, Казанны бик ярата. Әлеге бергә җыелып аралашу бездә татарлык хисен арттыра. Үз халкыбыз арасында гына түгел, бөтен дөньяда без - татарларны таныта. Киләчәктә дә конгресс шулай барыбызны туплап торыр, безгә төрле яклап ярдәм итәр дип ышанам, татарлыгыбызның үсүенә көч-этәргеч бирер дип өмет итәм.

Корылтайга чит илләрдән килүче татарлар белән Гөлчәчәк Вәлиева аралашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев