Аллаһы Тәгаләгә рахмәтеңне ничек белдерергә?
"Якты юл" газетасы сайтында җомга саен укучыларыбызның Ислам диненә кагылышлы сораулары һәм аларга җаваплар белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Бу соруны Диләрә исемле укучыбыздан алдык. Сорауга Тукай районы имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов җавап бирә. Сорау: "Шушы көннәрдә көтмәгәндә минем өчен мөһим бер проблема хәл ителде. Бик сөендем инде. Миңа : "Аллаһы...
"Якты юл" газетасы сайтында җомга саен укучыларыбызның Ислам диненә кагылышлы сораулары һәм аларга җаваплар белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Бу соруны Диләрә исемле укучыбыздан алдык. Сорауга Тукай районы имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов җавап бирә.
Сорау:
"Шушы көннәрдә көтмәгәндә минем өчен мөһим бер проблема хәл ителде. Бик сөендем инде. Миңа : "Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтергә кирәк", диләр. Моны ничек эшләргә соң?"
Җавап:
Аллаһы Тәгаләгә рахмәтле булуның иң хаерлесе аның кушканнарын үтәп тыйганнарыннан тыелудыр.Гыйбадәтнең иң зурысы намаз һәм рахмәтнең дә иң зурысы намаз. Ә иң киме "Әлхамдүлилләһ" (Аллайыга мактау булсын) сүзен еш кабатлап йөрү. Аллаһының иң яраткан кәлимәсе "Сөбханаллаһи вә бихәмдиһи" дигән сүздер, аны кабатлап йөрү дә яхшы гамәл.
Хөрмәтле укучыларыбыз, әгәр сезнең дә Ислам диненә кагылышлы сорауларыгыз булса, аларны газетага юллый аласыз, без сезне дөрес мәгълүмат белән таныштырырга тырышырбыз. Электрон почта адресыбыз : yakti.ul76@gmail.com
Фото чыганагы: http://www.islamveihsan.com/allahim-seni-zikredenlerin-me...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев