Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Алдан тавыш бирергә әзерләнәбез

2021 елның 19 сентябрендә – Бердәм тавыш бирү көнендә – Россия Федерациясе Федераль Җыенының VIII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау була.  Ә 24-30 майда тавыш биреп карыйбыз: «Бердәм Россия» партиясе Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар арасында праймериз оештыра. Бу көннәрдә исә «Бердәм Россия» партиясеннән алдан тавыш бирүдә катнашучылар халык белән очраша. 

Безнең районда мондый очрашу 28 апрельдә үтте.  Новотроицкое мәдәният йортында узган очрашуга РФ Дәүләт Думасы депутатлары Әлфия Когогина, Ирек Богуславский, Равил Хөснуллин, «Территорияләрнең инвестицион үсеше фонды» генераль директоры урынбасары Руслан Гаджиев, Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гыйльманов, «Созвездие-Йолдызлык» сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм күрсәтү республика үзәге» ДБУ директоры Дмитрий Туманов килделәр. 
Кандидатлар һәркайсы халык алдында чыгыш ясап, үзләренең ниятләре, программалары белән таныштырдылар, гражданнар белән районыбызга кагылган актуаль мәсьәләләр һәм проблемалар хакында сөйләштеләр. Сайлаучылар чыгыш яаучыларга үзләрен борчыган һәм кызыксындырган мәсьәләләр буенча сораулар бирделәр. «Безнең ишегалды», җәмәгать урыннарын төзекләндерү дәүләт программаларында катнашу шартлары белән таныштылар. 
 «Бердәм Россия» партиясеннән Россия Федерациясе Федераль Җыенының VIII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар өчен алдан тавыш бирү (праймериз) быел 24-30 майларда онлайн форматта узачак. 30 май көнне хисап участогына барып тавыш бирергә дә мөмкин була. Электрон тавыш бирү өчен Госуслуги порталында теркәлгән булу шарт. Бу очракта сайлаучы 28 майга кадәр www.pg.er.ru сайтында үзенең онлайн тавыш бирергә теләген белдерә. Тавышны бер яисә берничә кандидатурага бирергә ярый. 
Шунысын да искәртик, «Бердәм Россия» илдә мондый юл белән  үзенең кандидатларын күрсәткән бердәнбер партия. Аның нәтиҗәсе буенча көз көне узачак Дәүләт Думасына сайлауларга партиянең кандидатлар исемлеге төзеләчәк. Партия кандидатларына алдан тавыш бирүдә сайлау хокукына ия булган һәр кеше катнаша ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев