Алар мәңге безнең йөрәктә
Күзкәй мәдәният йорты территориясендә «Хәтер көне»нә багышланган чара узды. Чараны сәнгать җитәкчесе Гөлфия Әхмәтҗанова ачып җибәрде. Соңыннан район ветераннар һәм инвалидлар советы президиумы әгъзасы Мулланур Сабиров үзенең балачак һәм үсмер елларын сөйләп китте. Чарада шулай ук Күзкәй авыл ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Кәүсәрия Хафизова да катнашты. Җыелганнарга тыныч-имин көннәр,...
Күзкәй мәдәният йорты территориясендә «Хәтер көне»нә багышланган чара узды. Чараны сәнгать җитәкчесе Гөлфия Әхмәтҗанова ачып җибәрде. Соңыннан район ветераннар һәм инвалидлар советы президиумы әгъзасы Мулланур Сабиров үзенең балачак һәм үсмер елларын сөйләп китте. Чарада шулай ук Күзкәй авыл ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Кәүсәрия Хафизова да катнашты. Җыелганнарга тыныч-имин көннәр, бәхетле киләчәк теләде. Очрашудан соң бер минутлык тынлык белән сугыш кырында ятып калганнар, сугыштан соң алган яралардан вафат булганнарны искә алдык. Балалар һәйкәлгә кыр чәчәкләре салды, дип хәбәр итте безгә Күзкәй мәдәният йорты директоры Гөлнур Шәйхуллина.
Шилнәбаш авыл җирлегендә дә әлеге акциягә кушылдылар. 21 июнь кичендә авыл халкы өйләрендә шәмнәр кабызды, вафат булганнарны искә алды. Киләсе көнне исә «Забава» мәктәп яны лагерена йөрүче укучылар өчен «Һәрвакыт истә» дип исемләнгән батырлык дәресе уздырылды. Әлеге чарага авыл җирлеге башлыгы Ольга Гончарова, шулай ук тыл ветераннары Мария Губочкина, Рәисә Гафурова, сугыш еллары баласы Вера Кукушкина чакырылды. Китапханә мөдире Нурзилә Бариева, мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлназ Солтанярова балаларга сугыш башлану тарихын, фронт кырларында, дошман лагерларында һәлак булганнар турында сөйләделәр. Ә балалар, үз чиратында, җыелганнарга дәһшәтле сугыш елларына багышланган шигырьләр укыдылар, дип хәбәр иттеләр безгә Шилнәбаш авылыннан.
Боерган төп гомуми белем бирү мәктәбе янында эшләүче «Акчарлак» лагеренда «Хәтер көне» шулай ук зурлап билгеләп үтелде. Лагерь җитәкчесе Гөлчәчәк Гыйләҗева балаларны Бөек Ватан сугышының иң көчле сугышлары белән таныштырды, 13 герой-шәһәрләр турында видеофильм күрсәтте. Мәктәпнең туган якны өйрәнү музеенда Бөек Ватан сугышына һәм Боерган авыл җирлеге ветераннарына багышланган экспозиция белән таныштырды. Музейда балалар солдат каскасын киеп карадылар, солдат котелогын һәм фляжкасын күрделәр, солдат тәненнән алынган мина кыйпылчыгын тотып карадылар, дип яздылар Боерган авылыннан редакциябезгә.
Комсомолец поселогының арт-үзәге каршында «... сугыш башланды» дип исемләнгән митинг узды. Анда сугыш чоры балалары чакырулы иде. Бу көнне һәйкәл янына укытучылар да, укучылар да, «Петушок» балалар бакчасы сабыйлары да, мөхтәрәм өлкәннәребез дә җыелды. Җыелганнар сугыш турында шигырьләр укыдылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар, яу кырларында ятып калучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, дип язды «Браво» арт-үзәгенең директоры Анна Шәрифҗанова.
Кнәз авыл җирлеге халкы халыкара «Хәтер шәме: 22 июнь - тәрәзә төпләрендә шәм» дип аталган акциягә кушылды. Һәрбер тәрәзә төбендә диярлек шәмнәр кабызылды. Әлеге чара Бөек Ватан сугышында каһарманнарча, үз-үзләрен аямыйча канлы бәрелешләрдә катнашкан батыр солдатларыбыз рухына дога булып ирешү максатыннан үткәрелде. Акция волонтерлары шулай ук һәйкәл янына да барып, шәмнәр кабызды, үлгәннәрне бер минут тынлык белән искә алды, дип язды редакциябез почтасына хәбәрчебез Тамара Тузеева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев