Яңалыклар

Акча «кысканнар»

Чаллыда үтеп баручы балалардан акча «кысып» йөргән яшүсмерләр төркемен тоткарлаганнар.

Бу турыда Татарстан Республикасы Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә. Әйтик, бер көнне алар 13 яшьлек малайдан 2 мең сум, икенче көнне 16 яшьлек үсмердән, куркытып һәм кыйнап, тагын 2 мең сум алганнар. Шуның өстенә, үсмерләр кырын гамәлләрен телефон камерасына төшергәннәр. 
Хокук бозучылар – 13-15 яшьлек үсмерләр бүген вакытлыча камераларда. Тикшерү барышында әлеге группировкаларның үзеннән-үзе генә барлыкка килмәве, алар өстендә криминал белән бәйле өлкәннәрнең торуы ачыкланган, дип яза «БИЗНЕС Online».

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев