"Ак Барс" хоккейчылары матчка Тукай сүзләре язылган махсус форма киеп чыга
Яңалыклар

"Ак Барс" хоккейчылары матчка Тукай сүзләре язылган махсус форма киеп чыга

2019-2020 еллар сезонында "Ак Барс" командасы "Салават Юлаев"ка каршы барлык матчларда шушы формада булачак.

"Ак Барс" "Яшел дерби"да Габдулла Тукай сүзләре язылган махсус форма киеп уйнаячак. 2019-2020 еллар сезонында "Ак Барс" "Салават Юлаев"ка каршы "Яшел дерби"ның барлык матчларын махсус формада үткәрәчәк. Бу хакта "Ак Барс" клубының матбугат үзәге хәбәр итә. 

Альтернатив уен свитеры Татарстан флагы, республиканың гербына туры килгән алтын окантовка һәм "Яшел дерби" логотибы белән тулыландырылган. Форманың якасы эчендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның "Бер татар шагыйренең сүзләре" шигыреннән "Күкрәк биреп каршы торам" сүзләренең тәрҗемәсе төшерелгән.

 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев