Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Агроном бабам белән горурланам

Иске Абдул авылында гомер итүче бабам Фәрид Әхтәмов гомер буе авыл хуҗалыгы белгече - колхозда агроном булып эшләгән. Быел 65 яшен тутыруга карамастан, бабам һаман да төз гәүдәле, ачык йөзле. Мин аны нык яратам, бабама сокланып карыйм. Сокланмыйча мөмкин түгел аңа.

1951 елның 20 ноябрендә Гәрәй һәм Оркыя Әхтәмовлар гаиләсендә дөньяга килә ул. Аңа Фәрид исемен кушалар. Кечкенәдән үк ул үсемлекләрне үз итә. Бакчада чәчәкләр үстерә, орлыкларын да үзе җыя. Агроном һөнәрен сайларга исә әтисе киңәш бирә: «Җир эшен яратасың, авылда безнең янда да калырга кеше кирәк», - ди.

Бабам 1975 елда уку йортын тәмамлый һәм туган авылы Иске Абдулга - «Алга» колхозына кайта. Агроном булып эшли башлый. Шул ук елны әбием Энҗүдә белән өйләнешәләр. Бүгенге көндә аларның 3 баласы, 6 оныгы бар. Лаеклы ялга чыкканчы, бабам агроном булып хезмәт иткән.

Бабам күңелле итеп яши белә, һәрнәрсәдән кызык таба, үзе кызык уйлап таба. Үз гомерендә ул җир дә сөргән, печән дә чапкан, умарта да тотып караган. «Бу авыр, үтә җаваплы һөнәрне сайлавыма бер дә үкенмим. Җир куенына салынган орлыкларның тишелүен көтеп алу, үсемлекләрнең үскәнен күзәтү һәм уңыш алганда тырышлыкның бушка булмавын күрү шатлыгын бернәрсә белән дә алыштырып булмый. Үземне башка эштә күз алдына да китерә алмыйм. Бу хакта уйлаганым да булмады», - ди бабам.

Үзебез дә, Иске Абдул авылында яшәгәнлектән, әби-бабай янына еш кына кунакка барабыз. Бабам мине һәрвакыт ачык йөз, тәмле сүз белән каршы ала. Минем хәлләремне сораша, уңышларыма үземнән дә артыграк сөенә, үзенең акыллы, файдалы киңәшләрен бирә. Мин бабам белән чиксез горурланам, аңа исәнлек-саулык кына теләп калам.

Лиана Әхтәмова,
Иске Абдул мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев