Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Агачлар утырттык

Шушы көннәрдә Кызыл Байрак авылы егетләре чишмәбезне жыештырып тәртипкә китерделәр. Аннары территориягә ылыслы яшь агачлар утырттылар.

Кызыл Байрак чиш-мәсе 1926-1927 елларда ясалган. Шул вакыттан бирле авыл халкы аны карап, тәрбияләп тора. 2000 елда авыл кешеләре жыелышып торбаларын алыштырдылар. 2017 елны Мусабай Завод авыл җирлеге башлыгы Фәридә Әгъләҗева ярдәме белән чишмәбез янартылды. Анда зәвык-лы һәм матур итеп баскычлар куелды, түбә ясалды.
Быел чишмәне җыеш-тыруда авылдашларыбыз Илдар Миннегулов, Әхнәф Сәлимгәрәев, Руслан Шәйхразиев һәм Яңа Бүләк егете Илгизар Бикмөхәммәтов эшләде. Әлеге изге күңелле кешеләрнең тырышлыгы белән чишмәбезнең тирә-ягы яңа төс алды. Ул хәзер ерактан ук үзенә чакырып тора төсле. 

Резидә СӘЛИМГӘРӘЕВА.
/ Фото Резидә Сәлимгәрәевадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев