Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Африкасы чумасы азарга мөмкин 

Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча Федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе дуңгызларның африка чумасы буенча эпизоотик хәлнең март, апрель, май айларында начарлану куркынычы турында кисәтә.

Бу халыкның сезон белән бәйле рәвештә дуңгыз үрчетүе, аларны күчереп йөртүе, сугымга тотуы һәм сәнәгати ысул белән эшкәртелмәгән ит продукциясен сатуы белән бәйле. Шул ук вакытта эпизоотик хәлгә кыргый кабаннарның актив рәвештә урыннан урынга күченеп йөрүе, үрчүе дә йогынты ясый. 
Дуңгызлар исәбен дөрес алып бармау, аларны ирекле йөртү, махсус эшкәртелмәгән азык бирү, ветеринар белешмәсе булмыйча яки закон бозу юлы белән алынган белешмә белән дуңгыз итен, продукциясен читкә чыгару, аларны тиеш түгел урыннарда сату да африка чумасы буенча хәлнең начарлануын китереп чыгарырга мөмкин. Шул ук вакытта хуҗалыкларда дуңгызларның үлем-китемен яшерү, ветеринарларга хәбәр итмәү, кабан дуңгызы яшәүче урыннарны тиешенчә тикшереп тормау да эпизоотик хәлгә тискәре яктан йогынты ясый. 
 Шуңа күрә яз айларында дуңгызларның африка чумасы буенча хәлнең начарлануын булдырмау максатыннан, әлеге юнәлеш буенча шәхси һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының, дуңгызчылык, сугым һәм ит эшкәртү предприятиеләренең, дәүләт ветеринария хезмәтенең һәм җирле үзидарә органнарының эшен ныгытырга кирәк, дип кисәтәләр Россельхознадзор идарәсенең Татарстан Республикасы буенча дәүләт инспекторы Александр Литвинов һәм район ветеринария берләшмәсе башлыгы Ленар Хәйбуллин.      

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев