Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аэропорт хезмәткәрләре «WorldSkills»та катнаша

Газетабызда 1-3 февральдә Казан шәһәрендә «WorldSkills» стандартлары буенча эшче һөнәрләр чемпионатының региональ этабы узуы хакында язган идек. Бүген аның соңгы көне. Яшь белгечләр төрле компетенцияләрдә көч сынашалар. Якташларыбыз - «Бигеш» аэропорты» хезмәткәрләре исә «Һава транспортында сервис» компетенциясендә катнаша. Биш кешедән торган командага уңышлар теләп, элемтәгә кердек. Газетабызның әлеге саны басмага...

Газетабызда 1-3 февральдә Казан шәһәрендә «WorldSkills» стандартлары буенча эшче һөнәрләр чемпионатының региональ этабы узуы хакында язган идек. Бүген аның соңгы көне. Яшь белгечләр төрле компетенцияләрдә көч сынашалар. Якташларыбыз - «Бигеш» аэропорты» хезмәткәрләре исә «Һава транспортында сервис» компетенциясендә катнаша.

Биш кешедән торган командага уңышлар теләп, элемтәгә кердек. Газетабызның әлеге саны басмага әзерләнгән вакытта алар «Казан» халыкара аэропорты»нда һөнәри осталыкларын күрсәтә иделәр.

Чемпионат шартлары буенча командада 25 яшькәчә булган биш хезмәткәр булырга тиеш. Шуларның 3се - авиация куркынычсызлыгы инспекторы, ә 2се - теркәү агенты. Татарстан регионара этабында әлеге компетенциядә Бигеш белән Казан аэропортлары командалары катнаша. Биклән авылында яшәүче команда вәкиле Анна Дитковская әйткәнчә, алар чемпионат барышында пассажирларны очу алдыннан карау, аларны теркәү, барлык таләп һәм нормаларга таянып, пассажирларны җиргә төшерү һәм башка хезмәт осталыкларын күрсәттеләр. Команданың җитәкчеләре, остазлары - «Бигеш аэропорты» АҖ генераль директорының куркынычсызлык буенча урынбасары - авиация куркынычсызлыгы хезмәте башлыгы Марат Хәмидуллин белән аэровокзал башлыгы Людмила Миндубаева һәр этапта егет-кызларның янәшәсендә булып, аларга уңышлар теләп торды.

Шунысын да әйтергә кирәк, «Казан халыкара аэропорты» инде мондый төр ярышларда катнашып җиңүгә дә ирешкән иде, ә «Бигеш аэропорты» исә «WorldSkills»та беренче мәртәбә көчен сынап карый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев