Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әби-бабайларны сөендерделәр

Өлкәннәр көне – өлкән яшьтәге әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз бәйрәме. 1 октябрь – олы буын вәкилләрен җылылык һәм кайгыртучанлык белән чолгап ала торган көн.

«Шилнәбаш инглиз телен тирәнтен өйрәнү мәктәбе»нең 5 сыйныф укучылары ата-аналары белән берлектә Тукай районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булдылар.

Очрашу башында сәфәрнең максаты турында сөйләделәр. Укытучылар билгеләп үткәнчә, балалар картлар йортындагы кешеләр белән очрашырга, алар белән аралашырга, әниләре пешергән камыр ашлары белән сөендерергә бик теләгәннәр.

Өлкәннәргә мәктәп укучылары кечкенә концерт программасын күрсәттеләр. Алар шигырьләр укыдылар, җырлар башкардылар. Әби-бабайлар балаларны зур шатлык белән каршы алдылар, алкышладылар, аларның йөзләрендә елмаю балкыды, күзләреннән яшьләр чыкты. 5 нче сыйныф укучысы Мәрданов Ильяс бирегә бик теләп килгәнен әйтте. «Без өлкән яшьтәге кешеләргә хөрмәт белән карарга тиеш. Мин мондый чараларда рәхәтләнеп катнашам!».

Чара ахырында укучыларга һәм мәктәбебез коллективына картлар йорты администрациясе рәхмәт белдерде. «Без һәрвакыт олы буын кешеләренә игътибарлы булырга һәм ярдәм итәргә тиеш. Безнең биредә тәрбияләнүчеләргә бернәрсә дә кирәкми, ләкин алар еш кына үз гаиләләрен һәм балаларын искә төшерәләр. Сез аларны килүегез белән бәхетле иттегез, моның өчен бик зур рәхмәт!»

Әби- бабайлар балаларны – «Инвалидлар көне» чакырдылар, укучылар моңа шатланып ризалаштылар.

Екатерина Червякова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев