9 сентябрь көнне Казан каласында Әлфия Авзалова исемендәге өченче халыкара фестиваль-бәйге булып узды
Яңалыклар

9 сентябрь көнне Казан каласында Әлфия Авзалова исемендәге өченче халыкара фестиваль-бәйге булып узды

Авылыбыз сандугачы Чулпан Сафина Әлфия апабыз репертуарыннан «Яшь гомер» җыры белән чыгыш ясады.

Мәртәбәле җюри Чулпанның чыгышын югары бәяләде, ул икенче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Чулпан, сине зур уңышың белән котлыйбыз, киләчәктә дә тагы да матур җиңүләр теләп калабыз. Шуны да әйтәсе килә, конкурсның масштабы һәм географиясе киң АКШ, Һиндстан, Пакстаннан катнаштылар, Мәскәү, Ырымбур, Башкортостан, ТР районнары һәм шәһәрләреннән дә матур җырлаучылар килгән иде.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев