Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

350 артык “әни бәлеше” тапшырылды

Татарстанда Россия хатын-кызлар берлегенең региональ бүлеге – «Татарстан хатын-кызлары» региональ иҗтимагый оешмасы инициативасы белән оештырылган “Әни бәлеше” республика акциясе дәвам итә.

Аңа бөтен республикадан диярлек мобилизацияләнгән хәрбиләргә күчтәнәчләр һәм кирәкле әйберләр җибәрүче хатын-кызлар кушылды.
Казан танк училищесы полигонындагы мобилизацияләнгән сугышчыларга 350 артык татлы бәлеш тапшырылды. Ә узган ялларда акция кысаларында ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева җитәкләгән “Татарстан хатын-кызлары” региональ иҗтимагый оешмасы вәкилләре мобилизациягә эләккәннәргә “Ярдәм” хәйрия фондыннан 100 бәлеш, шулай ук Марий Эл хатын-кызлары ясаган 200 килограммга якын пилмән һәм 20 газ пешергече тапшырды. Иртәгә исә Казанда мобилизацияләнгәннәр өчен мари артистлары һәм башкаручылары көче белән булдырылган концерт программасы оештырылачак.
“Татарстан хатын-кызлары” оешмасы вәкилләре әйтүенчә, мобилизацияләнгән сугышчылар республика акциясе кысаларында җыелган күчтәнәчләрне зур рәхмәт белән кабул итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев