2,6 млн тонна шикәр чөгендере алынган
Төбәктә шикәр чөгендерен җыю тулысынча төгәлләнгән. 2,6 млн тонна шикәр чөгендере алынган, уңдырышлылык-486 ц/га.
Татарстанда урып – җыю төгәлләнеп килә-тагын 77 мең га мәйданда җыясы кала, шулардан 59 мең га көнбагыш. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте.
Киңәшмәне Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы белешмәләре буенча, бүгенге көнгә 475 мең тонна май орлыгы көнбагыш суктырылган, уртача уңдырышлылык – 20 ц/га.моннан тыш, ашлык кукурузын җыю дәвам итә: 18,4 мең га (планнан 33%) эштә кала. Бу культура буенча 262 мең тоннага җитте, уңдырышлылык – 69 ц/га.
Төбәктә шикәр чөгендерен җыю тулысынча төгәлләнгән. 2,6 млн тонна шикәр чөгендере алынган, уңдырышлылык-486 ц/га. Шикәр заводларына эшкәртүгә 1 млн 134 мең тонна чимал җибәрелгән, 1 млн 123 мең тонна эшкәртелгән, 158 мең тонна шикәр җитештерелгән. Тагын 1 млн 480 мең тонна чыгарасы бар.
Җәббаров шулай ук ашлык базарындагы вәзгыять турында да сөйләде: югары уңыш һәм тулаем җыемнан соң быел базар тотрыклы кала, шул ук вакытта кайбер культуралар буенча бәяләрнең уртача төшү тенденциясе күзәтелә.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев