23 февраль – ир-егетләр бәйрәме белән!
Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да 23 февраль - ир-егетләр бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм. Бу көнне без, иң беренче чиратта, Бөек Ватан сугышы, хәрби хезмәт ветераннарын хөрмәтлибез. Шулай ук бүген хәрби сакта торучы һәм Россия армиясе сафларында безнең тынычлыгыбызны саклап хезмәт итүче солдатларыбызны тәбрик итәм. Бу бәйрәм халкыбыз өчен ныклык, батырлык...
Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да 23 февраль - ир-егетләр бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм. Бу көнне без, иң беренче чиратта, Бөек Ватан сугышы, хәрби хезмәт ветераннарын хөрмәтлибез. Шулай ук бүген хәрби сакта торучы һәм Россия армиясе сафларында безнең тынычлыгыбызны саклап хезмәт итүче солдатларыбызны тәбрик итәм. Бу бәйрәм халкыбыз өчен ныклык, батырлык һәм чын патриотлык символына әверелде. Хәрби хезмәт һәрвакытта да намус эше, чыныгу һәм Ватанга тугры хезмәт итү мәктәбе булган. Әтиләребез һәм бабаларыбызның сугышчан батырлыгы - бүген барыбыз өчен дә матур өлге. Яшь буынны алар үрнәгендә тәрбияләү - изге бурычыбыз.
Һәрберебез фидакарь хезмәт белән Ватанны ныгыту, аны күз карасыдай саклау өстендә эшләргә тиеш. Ил сагында ышанычлы уллар торганда, җәмгыять тыныч тормышта иҗтиһат итә ала. Барыгызга да саулык-сәгадәт телим. Күгебез һәрвакыт аяз, тормышыбыз мул булсын.
Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы һәм Тукай районы буенча хәрби комиссариат бүлеге башлыгы Дамир Вәлиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев