2026 елда булачак ял көннәре билгеле булды
Татарстан Хезмәт министрлыгы 2026 елга календарь әзерләде.
Татарстан Хезмәт министрлыгы 2026 елга җитештерү календаре эшләде. Документ төбәк территориясендә эшчәнлек алып баручы эш бирүчеләргә методик ярдәм күрсәтүне күздә тота.
Татарстанда эшләми торган бәйрәм көннәре булып:
1, 2, 3, 4, 5, 6 8 гыйнвар-Яңа ел каникуллары;
7 гыйнвар – Раштуа бәйрәме;
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне;
8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне;
1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме;
9 Май – Җиңү Көне;
12 июнь – Россия көне;
30 август – Татарстан Республикасы көне;
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне;
6 ноябрь – ТР Конституциясе көне;
Ураза бәйрәме; Корбан бәйрәме.
Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен бәйрәм итү көннәре ТР Рәисе Указы белән билгеләнә. Мөселманнарның Диния нәзарәте мәгълүматларына караганда, 2026 елда бу бәйрәмнәр 20 мартка һәм 27 майга туры килә.

Ике ял көне булган биш көнлек эш атнасында эш көннәре саны 244 көн, ә ял һәм бәйрәм көннәре саны 121 көн тәшкил итәчәк.
Эш көннәренең 7 се бер сәгатькә кыскартылачак. Бу 19 мартта, 30 апрельдә, 8 майда, 26 майда, 11 июньдә, 3 ноябрьдә һәм 5 ноябрьдә булачак.
Алдагы кыш эш көннәре саны ягыннан рекордлы «кыска» булачак. 2025 елның декабрендә, 2026 елның гыйнвар һәм февралендә россиялеләр 90 көннән нибары 56 көн эшләячәк. Бу соңгы ике дистә елда минималь күрсәткеч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев