Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2016 ел – Тукай районында иң күп бала туган ел

Узган елда Тукай районында 638 бала дөньяга килде. Бу - соңгы өч дистә ел дәвамында теркәлгән иң зур күрсәткеч. Районның ЗАГС бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина хәбәр итүенчә, башка елларда һәрвакыт малайлар кызларга караганда күбрәк туган, узган елны аларның саны беренче тапкыр бертигез булган - 319. Шунысы да кызыклы, игезәкләр тууы...

Узган елда Тукай районында 638 бала дөньяга килде. Бу - соңгы өч дистә ел дәвамында теркәлгән иң зур күрсәткеч.

Районның ЗАГС бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина хәбәр итүенчә, башка елларда һәрвакыт малайлар кызларга караганда күбрәк туган, узган елны аларның саны беренче тапкыр бертигез булган - 319. Шунысы да кызыклы, игезәкләр тууы да арткан. 2015 елда 3 пар теркәлсә, 2016 нче елда алар 5 пар туган.

Ә менә өйләнешүчеләр саны кимегән - 2015 нче елда - 157 пар, 2016 няе елда - нибары 138 пар кавышкан.

Яңа елның тәүге көннәрендә райондагы гаиләне инде сабый туу турында куанычлы хәбәр сөендергән. 3 нче гыйнварда Әҗмәкәй авыл җирлегендә туган малайга Самир исеме кушканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев