19 Май – Татарстан Матбугаты көне
Һөнәри бәйрәмегез белән! Районыбыз тормышындагы яңалыкларны яктыртучы «Якты юл» («Светлый путь») газетасы редакциясенең иҗат коллективын, газета ветераннарын һәм хәбәрчеләрен чын күңелдән ТР Матбугаты көне белән котлыйм. Күңелләрегездә иҗат ялкыны, рухи балкыш сүрелмәсен, каләмегез үткен, йөгерек, сүзләрегез күңелләрне кузгатырлык, уйландырырлык булсын. Газетаның беренче саны чыгуга 40 ел булды. Ә бу еллар...
Һөнәри бәйрәмегез белән!
Районыбыз тормышындагы яңалыкларны яктыртучы «Якты юл» («Светлый путь») газетасы редакциясенең иҗат коллективын, газета ветераннарын һәм хәбәрчеләрен чын күңелдән ТР Матбугаты көне белән котлыйм.
Күңелләрегездә иҗат ялкыны, рухи балкыш сүрелмәсен, каләмегез үткен, йөгерек, сүзләрегез күңелләрне кузгатырлык, уйландырырлык булсын.
Газетаның беренче саны чыгуга 40 ел булды. Ә бу еллар артында күпме газета томнары, аларда - район тормышы, авыллар, кешеләр язмышы, җиңү-чигенүләр. Илдә реформалар, сәясәттә үзгәрешләр барганда, тормышыбызда күп төшенчәләр яңа юнәлеш алганда «Якты юл» һәрвакыт урталыкны сайлый белде, кыйбласын югалтмады, туган җиргә, авыл мәнфәгатенә тугры чын авыл газетасы булып калды. Бүген дә басу түреннән язылган репортажларыгыз белән игенче күңеленә өмет-ышаныч өстисез, авылның бүгенгесен кайгыртып, киләчәген күзаллап язган мәкаләләрегез белән рухиятын баетасыз. Газетада эшләүчеләр - вәзгыятьтә беренче юл яручылар. Алар тормышта, сәясәттә бер адым алда барырга тиеш. Әнә шул катлаулы, үтә җаваплы иҗат юлында мин редакциянең коллективына күңел сизгерлеге, иҗади табышлар телим. Сүзегез үткен-үтемле, хәбәрчеләрегез актив, укучыларыгыз күп булсын. Үзегезгә исә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, шатлык-куанычлар теләп калам.
Муниципаль район башлыгы - Совет рәисе Васил Хаҗиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев