18 августта Татарстанда кабат 25 градуска кадәр җылыта
18 августта республикада аязучан болытлы һава торышы була, дип фаразлый синоптиклар.
Көндез Татарстанның кайбер районнарында кыска вакытлы яңгыр явуы көтелә. Иртән кайбер районнарда томан төшәчәк, урыны белән яшенле яңгыр да булырга мөмкин. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 5–10 метр тизлектә исәчәк. Яшен вакытында җилнең тизлеге кыска вакытка секундына 15–17 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +10…+15 градус, көндез +20…+25 градус тәшкил итәчәк, ди ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев