Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

11 бала тәрбияләп үстергән Әнисә апа Нурлина 90 яшен билгеләп үтте (фото)

90 яшен билгеләп үткән райондашыбыз Әнисә апа Нурлинаның балачагын күз алдына китерү өчен без аннан бер гасыр диярлек элек булган хәлләрне искә төшерүен үтендек. Ә аның хәтере дә Аллага шөкер, зиһене дә яшьләрнеке кебек, көр күңелле булуы исә барыбызга да үрнәк. Зәй районы Дүрт-Мунча авылының бер төркем кешеләре урман кисәргә...

90 яшен билгеләп үткән райондашыбыз Әнисә апа Нурлинаның балачагын күз алдына китерү өчен без аннан бер гасыр диярлек элек булган хәлләрне искә төшерүен үтендек. Ә аның хәтере дә Аллага шөкер, зиһене дә яшьләрнеке кебек, көр күңелле булуы исә барыбызга да үрнәк.

Зәй районы Дүрт-Мунча авылының бер төркем кешеләре урман кисәргә килгән вакытта табигать кочагындагы бик матур урынны күреп кайта. Ул урын аларның күңелендә кала. 1930 нчы елны шул кешеләр , араларында Каюм Нурлин да була, үз гаиләләрен ияртеп, саранча баскан авылдан күчеп китәргә карар кыла. Урман әйләндереп алган, якында гына чишмә аккан, баягы вакыта ук ошаткан урында алар Кызыл Байрак дигән авылга нигез сала.

Шул авыл мәктәбендә Әнисә туташ 7нче сыйныфны тәмамлаган елны сугыш башлана. Искә алуы да авыр булган кайгылы, ач чорда яшүсмергә көн саен үгез җигеп, хуҗалыклардан сөт, йомырка җыеп Чаллыга кадәр илтеп тапшырырга туры килә. Шул ук вакытта ул кибеттә дә сатучы булып эшли.

Сугыштан кайткан Шөкрәле егете Шәйхнурның бу сөйкемле, өлгер, уңган кызга күзе төшә, күп тә үтми ул аны урлап китә. Яшь гаилә Шөкрәледә бер ел яшәгәч, кайнанасы белән бергәләп кире Кызыл Байракка кайта. Биредә алар йорт сала. Нурлиннар гаиләсендә бер-бер артлы 12 бала - 6 ул 5 кыз дөньяга килә. Бүгенге көндә аларның 11е исән-сау. Әнисә Нурлинага өч тапкыр "Герой Ана" исеме бирелә.

1997нче елны аның иптәше вафат була. Гомере буе күмәк хуҗалыкта маллар караган, сатучы булып та эшләгән Әнисә Каюмовна бүгенге көндә төпчек улы Флүс һәм килене Әлфинә тәрбиясендә, аларның кадер-хөрмәтен тоеп яши. "Тырыш, тиктормас холыклы, эш сөючән, ачык күңелле - безнең әни кебек кеше авылыбызда юк ул", ди аның турында яратып килене Әлфинә."Әни 85 яшькә кадәр бәйләм бәйләде, хәзер дә "Якты юл"ны күзлексез укый, дөнья хәлләре белән кызыксынып яши, шигырьләр, җырлар чыгара, өйдәге эшләрне дә эшли, кирәк икән - кибеттә дә сата"

21 октябрь көнне, туган көнендә Әнисә Нурлинаны Тукай районы башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров котлады, юбилярга Россия Президенты В. Путинның котлау хатын, район башлыгы Васил Хаҗиевтан чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды. Аңа районның ветераннар Советы рәисе Галимҗан Зарипов, авыл җирлеге башлыгы, якыннары, туганнары да кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев