Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1 июньнән су коену сезоны башлана: коронавирус вакытында су керү куркынычмы?

Су коену киемнәрен быел киеп булмас инде диючеләргә сөенче: 1 июньнән су коену сезоны башлана. Тик быел су керү Казанның бары тик ике генә ял зонасында каралган.

Җәйнең беренче көнендә яңа ял зоналары – Комсомолькое күле янындагы һәм Лебяжьедагы төзекләндерелгән пляжлар эшли башлаячак. Бу хакта Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Марат Закиров әйтте.

Биредә барлык уңайлыклар да тудырылачак: ятаклар, душ керү урыны, балалар мәйданчыгы, бәдрәф, су һәм туңдырма сату нокталары, җәйге инвентарь сату урыны булачак. Пляжда коткаручылар кизү торачак. Былтыр исә Татарстан башкаласында биш пляж эшләгән иде.
Марат Закиров белдергәнчә, “Казан” гаилә үзәге, Җиңү, Урицкий, Черек күл паркларындагы күлле зоналарда су керү тыела. Алар бары тик яр буенда ял итү өчен генә каралган, дип искәртте ул.
Коронавирус шартларында су коену куркыныч түгелме? Бу хакта галимнәр, белгечләр дә фикер алыша. Мәсәлән, Роспотребнадзорның эпидемиология тикшеренүлә институты молекуляр диагностика үзәге белгече Михаил Лебедев белдергәнчә, коену сезонында коронавирус йоктыру ихтималы кими. Аның сүзләренчә, COVID-19 кеше күзәнәкләрендә яши, шуңа да аның әйләнә-тирә мохиттә яисә өслектә яшәве бик чикле.
− 30 градустан һәм аннан да югарырак эсседә, вирус үзенең йогышлы активлыгын югалта. Шулай итеп, эссе көннәрдә контактлы юл белән йоктыру ихтималы минималь, ләкин һава-тамчы юлы кала бирә, − дигән ул “Российская газета”га биргән интервьюсында.
Ачык сулыкларга килгәндә, аларда бактериаль яки паразитлар инфекциясен йоктыру ихтималы күбрәк, дип искәртә белгеч. Эчәк инфекцияләре, А гепатиты, паразитлар һәм башка шундый төр авырулардан куркырга кирәк.

Реклама

Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X