1 февральдән «Герой-ана»лар һәм Хезмәт Геройлары өчен айлык түләүләр арта
1 февральдән «Герой-ана» мактаулы исеменә ия булган хатын-кызларга, шулай ук Хезмәт Герое исемен йөртүче затларга билгеләнгән акчалата түләүләр 5,6 процентка индексацияләнәчәк.
.jpg)
Индексациядән соң Хезмәт Геройлары һәм «Герой-ана» исеме булган хатын-кызлар өчен айлык түләү күләме 76,5 мең сум тәшкил итәчәк.
Әлеге категория гражданнар шулай ук чираттан тыш бушлай медицина ярдәме алуга, рецепт буенча бушлай дарулар белән тәэмин ителүгә, җәмәгать транспортында юл йөрү өчен ташламаларга, бушлай һөнәри белем алуга һәм башка социаль льготаларга хокуклы.
«Герой-ана» исеме 10 һәм аннан да күбрәк бала табып, тәрбияләп үстергән хатын-кызларга бирелә. Хезмәт Герое исеме дәүләт һәм халык алдындагы аерым хезмәт казанышлары өчен тапшырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев