Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Вести

Тукай районында юл-транспорт һәлакәте

Алты кеше зыян күргән.

3 декабрьдә 07:30 сәгатьтә Яр Чаллы – Сарман – Борды автоюлында (ТР Тукай районы, 1 км + 50 м) юл-транспорт һәлакәте булган.
Рено Символ автомобилен йөртүче (2006 ел) Борды авылы ягыннан Яр Чаллыга таба хәрәкәт иткәндә куркынычсыз тизлекне сайламаган, транспорт чарасын машина юлында урнаштыру кагыйдәләрен бозган, идарә итүне югалтып һәм 1983 елгы йөртүче идарә иткән каршы як полосада хәрәкәт итүче Лада Гранта автомобиле белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күргәннәр:
Рено Символ  һәм Лада Гранта йөртүчеләрен ашыгыч медицина ярдәме белән Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә илткәннәр. Шулай ук,  дүрт пассажир (2006, 2011, 2012 һәм 2014 елгы) медицина тикшерүе өчен Яр Чаллы шәһәренең хастаханәсенә китерелгән.

Юлларда игътибарлы булыгыз! Дистанцияне һәм тизлек режимын саклагыз, бигрәк тә иртәнге сәгатьләрдә һәм шәһәр читендәге трассаларда.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев