Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Вести

Ил башлыгы әйтте

РФ Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга еллык юлламасы турында фикер алышулар дәвам итә. Анда Россия халкының социаль хәлен яхшырту буенча байтак үзгәрешләр булачагы турында хәбәр ителде. Гаиләдә беренче бала тугач ук ана капиталы түләнә башлый, дип белдерде ил башлыгы. Хәзер, индексациядән соң, Ана капиталының суммасы 466 мең 617 сум тәшкил итә. Ә икенче бала дөньяга килгәч, әлеге суммага өстәп 150 мең сум түләнәчәк. Нәтиҗәдә, ике балалы гаилә хөкүмәттән 616 мең 617 сум акча алачак. Мәгариф өлкәсендә дә үзгәрешләр көтелә. 1 сентябрьдән сыйныф җитәкчеләренә 5әр мең сум акча өстәлә башлый. Шулай ук Россия Президенты бөтен ил буенча 1-4 сыйныф укучылары түләүсез кайнар ризык белән тәэмин ителергә тиеш дип белдерде. Бу чара агымдагы елның сентябрь аеннан гамәлгә керәчәк. Әлеге яңалыкларга тукайлыларның карашы нинди?

Алина Гончарова, Шилнәбаш авылы, булачак әни. 
– Беренче тапкыр әни булырга әзерләнәм. Бу безнең өчен болай да көтелгән шатлыклы вакыйга иде. Инде безгә дә Ана капиталы түләнергә тиешлеген ишеткәч, шатлыгыбыз бермә-бер артты. Киләчәктә ипотека алырга планнар бар, әмма башлангыч взнос туплау авырлыклар тудырды. Хәзер моның өчен борчыласы юк, димәк, киләчәк көнгә ышаныч бар. Бу яңалык, һичшиксез, яшь гаиләләр өчен зур ярдәм булачак.

Чулпан Әхмәтшина, Теләнче Тамак мәктәбенең тарих, инглиз теле укытучысы. 
– Сыйныф җитәкчеләренә ай саен 5 мең сум өстәп түләү турындагы карар бик урынлы. Гомумән, укытучыларның эше «тавык чүпләп» бетерерлек түгел! Шуңа күрә күпме педагоглар мәктәптән китте. Минемчә, сыйныф җитәкчеләре шушы рольне генә башкарырга, ә фәннәр укытудан азат ителергә тиеш. Сыйныф җитәкчесенең эше санап бетергесез бит. Укучы бала мәктәп бусагасын атлап керүгә үк, ул ата-ана, тәрбияче ролен үти башлый. Көн дәвамында кайгыртып тора, бала өчен тулысынча җавап бирә. Моңа өстәп, ул – тәрбия эшен оештыручы да, укучыларның якын киңәшчесе дә. Шуңа күрә, бу яңалык бик вакытлы. Хәер, әлеге хезмәт өчен 5 мең сумнан артыграк өстәлсә дә урынлы булыр иде.

Эльвира Абдуллина, матбугат хезмәткәре, ике бала әнисе. 
– Улым белән кызым икесе дә беренче сыйныфта белем ала. Башлангыч сыйныф укучыларына 1 сентябрьдән мәктәп ашханәсендә кайнар ризык түләүсез булачагы турында без дә гаиләдә фикер алыштык. Минемчә, ашау өчен түләү хәзер дә артык кыйммәт түгел – авыл мәктәбендә укучы ике балага айга 1300 сумнан артмый, шуңа күрә «кесәгә сукмый». Әмма, төрле керемле гаиләләр бар бит, алар өчен бу яңалык сизелерлек ярдәм булыр. Түләүсез булгач, ризыкның сыйфаты гына начарлана күрмәсен. Чөнки хәзер балалар бик талымлы, аларга ризык ошамаса, этеп кенә куялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев