Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Тукай районына 50 ел

«Маҗыным - изге җирем»

Галина Казанцева Тукай районының Керәшен Маҗыны авылында туып-үсә. Биш яшендә әти-әнисеннән кача-поса, мәктәпкә йөри башлый. Өлкәннәрнең: “Әле сиңа укырга керергә иртәрәк, бераз үскәч килерсең”, дип үгетләүләре дә туктатмый – үҗәтләнеп укырга,язарга өйрәнә.

Мәктәп сукмагын таптаудан туктамагач, аны алты яшендә беренчетсыйныфка укырга кабул итәләр. Галина бары тик яхшы билгеләренә генә укый,итырыш, алдынгы укучы була. Мәктәп елларында ук, сыйныфташларын туплап, концертлар оештыра, күрше авылларда да чыгыш ясыйлар. Сигезьеллык мәктәпне Түбән Суыксуда тәмамлагач, Галина Чаллы шәһәренең Вахитов исемендәге мәктәбендә укый. Урта мәктәптән соң, 16 яшьлек кыз бала Әлмәткә юл ала. Хыялы - музыка училищесының җыр бүлегенә керү. Ә анда укырга 18 яшьтән генә кабул итәләр. Шулай да, үтенеп сорый торгач, училище директоры – композитор Мәсгут Имашев үҗәт кызның җырлавын тыңлап карарга риза була. Бер җыр башкара Галина, икенчене... директор әсәрләнеп тыңлап тора... Шулай итеп ике сәгать буена бер туктамыйча җырлый ул. Үткенлеге, тапкырлыгы өстенә, табигать биргән талантка да ия икәнлеген дәлилләгәч, Галина берсүзсез уку йортына кабул ителә…
… Әлмәт музыка училищесын тәмамлагач, яшь җырчының кулына ике юллама бирәләр – Камал театрына һәм консерваториягә. Камал театры җитәкчелеге Галинага җырчы артист булырга тәкъдим итә. Тик, музыка сәнгатенең асылына, бөтен тәме-серенә төшенүне үзенә максат итеп куйган кыз аларның чакыруын кире кагып, консерваториягә укырга керә.
Ул елларда консерватория тәмамлаган яшь җырчыларны җыеп, “ярминкә” үткәрү гадәте була. Ягъни, мәсәлән, илнең төрле почмакларыннан килгән театр директорлары, режиссерлар сәхнәдә чыгыш ясаган яшьләрне тыңлап карый, ошаганын сайлап ала, үзләренә эшкә чакыра...
“Ярминкә”гә нәтиҗә ясаганда, комиссиягә тапшырылган заявкаларның яртысыннан артыгы Галина Казанцевага адресланган булуы ачыклана.
Чакырулар Мәскәү, Ленинград, Новосибсирск опера театрларыннан була.
Галина Казанга, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына кайтырга ризалыгын бирә. Билгеле, Мәскәүнең атаклы театрында эшләп, илкүләм дан-шөһрәт казанырга аның иҗади мөмкинлекләре дә, фамилиясе дә “рөхсәт итәр” иде. Ике дә уйламыйча туган Татарстанына китүенең сәбәпләрен күпләр аңламый да кала. Галина Казанцева өчен туган җир төшенчәсенең, үз кул көче белән җирләрен эшкәрткән туган төбәгенең бик тә, бик тә кадерле икәнлеге әле ул вакытта күпләргә аңлашылып та җитмәгәндер…


“Балачагым авыр хезмәт белән үтсә дә, туган ягымны өзелеп сагынам. Әллә үз кулларым белән эшкәрткәнгә, Маҗыным туфрагын үзем басып торган тотрыклы җирем дип саныйм” – ди ул.


Лилия Яруллина, “Мәйдан” журналы, 2/2008

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев