Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Татарстанда җәй

«Татарстанда җәй» проекты иң гади ишегалды очрашулары да җылылык, иҗат һәм спорт дәрте белән тулы чын вакыйга булуын исбатлады

Тукай районында җәй ничек уза? Алайса, әйдәгез җәйнең якты мизгелләрен бергәләп карыйк.

Барысы да ишегалдыннан башлана – яхшы күршелектә

«Татарстанда җәй» проекты кысаларында Яңа Бүләк авылында якты ишегалды бәйрәме.

Яңа Бүләк авыл җирлегендә яшәүчеләр тату күршеләргә һәм бердәм ишегалдына ачык үрнәк күрсәттеләр. «Татарстанда җәй» проекты кысаларында биредә олыларны да, балаларны да берләштергән ишегалды бәйрәме күңелле һәм җылы узды.

Кунакларны чын күңелдән район Советы Аппараты җитәкчесе Айрат Габдуллин сәламләде, халык арасында яхшы мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен мондый чараларның мөһимлеген билгеләп үтте.

Авыл активистларына аерым рәхмәт сүзләре җиткерелде — аларга туган җирлек үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бу бәйрәм чын күршелекнең кечкенә шатлыклардан, уртак эшләрдән һәм без яшәгән җирдә бергәләп уңайлылык тудыру осталыгыннан туа икәнен тагын бер кат исбат итте!

 

Новотроицкое авыл җирлегендә фолк-квест узды

Татарстанда җәй проекты кысаларында Новотроицкое авылында халык традицияләренә багышланган квест-очрашу узды. Кунаклар славян фольклоры атмосферасына чумды: туган җирнең, рус хатын-кызларының матурлыгын, табигатьнең, җирнең, кояшның һәм суның көчен данлаучы рухи җырлар яңгырады.  

Катнашучылар өчен мавыктыргыч мастер-класслар үткәрелде: балалар курчаклар, бизәнү әйберләре ясадылар һәм веноклары үрергә өйрәнделәр.

Квест бөтен кунакларга онытылмаслык хис-кичерешләр һәм халык традицияләре турында яңа белемнәр бүләк итте.

 

Бәтке авылы халкы бердәм команда булып күңелле стартларда катнашты

 Бәтке авылында «Татарстанда җәй» проекты кысаларында «Ишегалдында күңелле стартлар» — спорт, шатлык һәм дуслык бәйрәме узды!

Катнашучыларны мавыктыргыч конкурслар, команда уеннары һәм уңай хис-кичерешләр көтә иде.

Балалар дәртләнеп ярыштылар, җитезлек һәм зирәклек күрсәттеләр, ә иң мөһиме — энергия һәм яхшы кәеф белән тулдылар. Мондый чаралар күңел ачу гына түгел, сәламәтлекне дә ныгыта, үзара ярдәмләшүгә һәм бердәмлеккә дә өйрәтә. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айсылу Галиуллина бәйрәмнең махсус кунагы булды. Ул актив авыл халкына җәмәгать тормышына керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде һәм аларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Без ишегалды очрашуларының җылы һәм дустанә атмосферада кешеләрне берләштерүче күркәм традициягә әверелүенә шатбыз.

Бер-берегезгә шатлык бүләк итегез, позитив һәм хәрәкәт дулкынында булыгыз!

 Яңа поселогында яшәүчеләр «Татарстанда җәй» проекты кысаларында ишегалды бәйрәмен билгеләп үтте

Тантаналы чара җылы атмосферада узды, күршеләрне берләштерде һәм бәйрәм кәефе тудырды.

Кунакларга сәламләү сүзе белән район Советы Аппараты җитәкчесе Айрат Габдуллин мөрәҗәгать итте.

Аерым рәхмәт сүзләре авыл җирлеген үстерүгә керткән зур өлешләре өчен поселокта яшәүче актив кешеләргә җиткерелде һәм аларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

«Мондый бәйрәмнәр кешеләрне якынайта, күршелек мөнәсәбәтләрен ныгыта һәм поселокны тагын да уңайлырак итә», — дип ассызыклады Айрат Габдуллин.

Бу чара җәйге сезонның якты вакыйгасына әверелде, катнашучыларга аралашу шатлыгы һәм уңай хис-кичерешләр бүләк итте.

 

Ильбухтино авылына 375 ел: юбилей хөрмәтенә якты бәйрәм

Ильбухтино авылы үзенең 375 еллык юбилеен киң колач белән билгеләп үтте. Бу тантаналы көнне авыл халкын хөрмәтле кунаклар: Айсылу Галиуллина, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары һәм Илбухтино авылын өйрәнүче Сергей Морозов котлады.

Бәйрәм җирле клуб территориясендә оештырылды, анда кунакларны ярминкә, аттракционнар һәм мавыктыргыч мастер-класслар көтте. Кичәнең үзенчәлекле бизәге – Татьяна Епифанцева җитәкчелегендәге бәйрәм концерты.

Татарстан Республикасының атказанган артисты Илнур Гомәров, Надежда һәм Владимир Подъячевлар дуэты,

«Рябинушка», «Сударушка» һәм «БЛАГО» иҗат коллективлары, солистлар Кристина Матвеева һәм Арби Велидов, аларның чыгышлары тамашачыларга чын соклану бүләк итте!

Ильбухтино – бай тарихлы һәм талантлы кешеләре булган авыл, алар аны чын-чынлап үзенчәлекле итә. Бу юбилей туган җиргә һәм аның данлы традицияләренә мәхәббәтнең якты дәлиле булды!

 

Яңа поселогында спорт бәйрәме

Бөтенроссия бәйрәме көнендә Яңа поселогының чаңгы базасында масштаблы спорт ярышлары узды.

 Катнашучылар берничә дисциплинада көч сынашты:

- кызлар һәм хатын-кызлар арасында 1000 метрга йөгерү;

- яшүсмерләр һәм ир-атлар арасында 2000 метрга йөгерү;

- мәктәп командалары өчен 4×100 м эстафетада көч сынашты.

Шулай ук ВФСК ГТО нормативларын тапшыру өчен мәйданчык эшләде, анда һәркем үзенең физик әзерлеген тикшерә алды.

Тантаналы ачылыш Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айсылу Галиуллинаның сәламләү сүзләреннән башланып китте. Ул физкультура укытучыларын, тренерларны, спорт ветераннарын һәм актив яшәү рәвеше алып баручыларны котлады. Чара кысаларында "Спорт мәктәбе" муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе хезмәткәрләренә һәм район мәктәпләренең физкультура укытучыларына ведомство бүләкләре тапшырдылар.

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илнур Гәрәев катнашучыларны ярышларның регламенты белән таныштырды һәм барысына да гадел көрәш теләде.

Ярышлар йомгаклары буенча иң яхшы йөгерүчеләр грамоталар һәм медальләр алды, ә җиңүче һәм призер командалар кубоклар һәм истәлекле дипломнар белән бүләкләнде.

Спорт бәйрәме катнашучыларга энергия, якты хисләр бүләк итте һәм районыбызда актив һәм максатчан кешеләр яшәвен  тагын бер кат исбатлады!

«Татарстанда җәй» проекты иң гади ишегалды очрашулары да җылылык, иҗат һәм спорт дәрте белән тулы чын вакыйга булуын исбатлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев