Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ветераннарыбыз призлы урыннар алдылар

Яр Чаллының шахмат-шашка клубында VII республикакүләм шахмат-шашка ярышлары буенча темпо турнирның зональ туры үткәрелде. Ярышлар Тукай, Актаныш, Минзәлә һәм Сарман районнарыннан килгән ветераннар (пенсионерлар) арасында узды. Район данын турнирда өч ветеран яклап чыкты. Шахмат буенча Теләнче Тамактан Юрий Овсянников, шашка буенча Калмаштан Рәисә Шакирова һәм Мәләкәс авылыннан Василий Иванов беренче...

Яр Чаллының шахмат-шашка клубында VII республикакүләм шахмат-шашка ярышлары буенча темпо турнирның зональ туры үткәрелде. Ярышлар Тукай, Актаныш, Минзәлә һәм Сарман районнарыннан килгән ветераннар (пенсионерлар) арасында узды. Район данын турнирда өч ветеран яклап чыкты. Шахмат буенча Теләнче Тамактан Юрий Овсянников, шашка буенча Калмаштан Рәисә Шакирова һәм Мәләкәс авылыннан Василий Иванов беренче урынга лаек дип табылдылар. Районыбызның шахмат-шашка сөюче ветераннары командалар арасында өченче урынга чыктылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев