Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Тукай районында бильярд буенча Тукай районы Кубогы үткәрелде

25 нче февраль көнне Түбән Суыксу мәдәният йортында «Ирекле пирамида» бильярды буенча Тукай муниципаль районы Кубогына ачык турнир үткәрелде. Ярышлар районда бильярд спортын популярлаштыру һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен, спортны пропагандалау, спорт сөючеләрнең осталыкларын арттыру максатларында уздырылды. Ярышта 18 яшьлек һәм өлкәнрәк бильярд уенын яратучылар катнашты. Наис Сәйфетдинов, Рәис...

25 нче февраль көнне Түбән Суыксу мәдәният йортында «Ирекле пирамида» бильярды буенча Тукай муниципаль районы Кубогына ачык турнир үткәрелде. Ярышлар районда бильярд спортын популярлаштыру һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен, спортны пропагандалау, спорт сөючеләрнең осталыкларын арттыру максатларында уздырылды. Ярышта 18 яшьлек һәм өлкәнрәк бильярд уенын яратучылар катнашты.

Наис Сәйфетдинов, Рәис Сәйфетдинов, Ришат Мортазин, Флүр Ихсанов, Илнар Ахунов, Ринат Гайфетдинов, Наис Шайхетдинов һәм башкаларның уйнаганын карау үзе бер сихри мизгел сыман үтеп ките. Махсус өстәлдә кий ярдәмендә шарны лузага кертә алу зур осталык, математик акыл һәм салкынканлылык (тыныч булу) сорый.

Беренчелекне Рәис Сәйфетдинов, 2 нче урынны Наис Сәйфетдинов, 3 нче урынны Илнар Ахунов яулады. Жиңүчеләр диплом һәм медаль белән бүләкләнделәр. Командалар арасында Түбән Суыксу командасы беренчелекне алды һәм Кубок белән бүләкләнде.

Әзрәк кенә тарихка күз төшереп алыйк эле. Үзеннән-үзе бильярд тарихы йөзләрчә елларда исәпләнә. Уен турында язылган күпсанлы мәкаләләр, язмалар, очерклар, тулы бер китаплар һәм фәнни хезмәтләр бар. Пул, снукер, карамболь һәм пирамида - бильярдның бүгенге көндә менә төп һәм иң алга киткән төрләре. Аларның беренче өче лаеклы рәвештә дөньяда бильярд яратучылар арасында уңыш яуладылар.

Ә пирамиданы барыбызга Петр I бүләк итә. Голландиядә бильярд уены белән танышып кайткач, яшь падишаһ үзенә бильярд өстәле ясатырга куша, шуннан соң уен патша якыннарының, дворян һәм боярларның күңеленә дә хуш килә. Шулай итеп, безнең бильярд тарихы үзенең тамырлары белән XVIII гасыр азагына, дөресрәге, 1698 нче елга барып тоташа.

Шундый популяр бездә бильярд спорты. Хәзерге көннәрдә бильярд - ул спорт, уен яки күңел ачу гына түгел, бильярд - ул үзенең гореф-гадәтләре, ритуаллары һәм бай тарихы булган бер культура. Күп кенә бөек кешеләр билгеләп үтүе буенча, бильярд тәнне күнектерүгә генә булышып калмыйча, әле фикерләүне, салкынканлыкны һәм максатчанлыкны да тәрбияли, дип яза безгә Миләүшә Муллашова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев