Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Тукай районы кубогына көрәш ярышлары үтте

Шушы көннәрдә Сосновый Бор поселогының спорт комплексында татар-башкорт милли көрәш ярышлары буенча Тукай муниципаль районы кубогына беренчелек үтте. Анда 1999-2001, 2002 елгы һәм аннан да яшьрәк булган яшүсмерләр катнашты. Барысы бергә ярышларда районыбызның төрле авыл җирлекләреннән, мәктәпләрдән 15 команда, шул исәптән 95 спортчы көч сынашты.

Көрәш ярышларын район башлыгы Васил Хаҗиев ачып җибәрде. Аннары көрәшчеләрне Тукай муниципаль районының көрәш федерациясе рәисе, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов, районның көрәш федерациясе башкаручы директоры, спорт ветераны, күп тапкырлар Сабантуйларда җиңү яулаган атаклы көрәшче, район гына түгел, республика бәйгеләрендә катнашкан районыбыз горурлыгы Ильяс Гыйлаев, Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова кайнар котладылар. Ярышларны Яңа Бүләк авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәгыйтдиновны алып барды. Җиңүчеләргә бүләкләрне Хәйдәр Сабитов белән Ильяс Гыйлаев тапшырдылар.

Командалар арасында беренче урынга Биклән мәктәбенең яшүсмерләре лаек булды. Икенче һәм өченче урыннарда - Кнәз белән Комсомолец поселогы спортчылары. Шулай ук һәрбер үлчәү авырлыгы буенча да призлы урыннар билгеләнде, дип хәбәр иттеләр район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгечләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев