Тукай районы яшьләре Нурлаттан җиңү белән кайтты
3-5 апрельдә Нурлат шәһәрендә билбаулы көрәш буенча Татарстан Беренчелеге үтте.
Биредә бөтен республикадан килгән егетләр һәм кызлар җыелды. Көрәш ярышлары Социалистик Хезмәт Герое Габбас Гиматдинова истәлегенә багышланган иде.
Тукай районы данын Круглое Поле поселогыннан Ильяс Дәүләтбаев, Валерия Яковлева, Алина Васюткина, Бикләннән Сергей Ширяев, Иштирәк авылыннан Рамазан Туктаров яклады.
Нәтиҗәдә үз үлчәү категориясендә Ильяс Дәүләтбаев 1нче урынны яулады. Тренеры - Артем Артемьев. Валерия Яковлева 2нче урында калды. 3нче урында - Сергей Ширяев, Рамазан Туктаров, Алина Васюткина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев