Спорт

Тукай районында муниципаль хезмәткәрләр көч сынашты

Сосновый Бор поселогы спорт залында Тукай районы муниципаль хезмәткәрләрнең I Спартакиадасы узды. Ярышларда башкарма комитет, район Советы хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм белгечләре - барлыгы 70кә якын кеше катнашты.

Спорт сөючеләр бадминтон, өстәл теннисы, шахмат, гер күтәрү, сикерү, пневматик винтовкадан ату һәм дартс кебек ярышларда көч сынашты. I Спартакиаданың беренче җиңүчеләре дә мәгълүм булды. Тулы исемлек белән сайтта таныша аласыз. Ә беренче урын алучыларны сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез. Өстәл теннисында - финанс-бюджет палатасы белгече Алисә Габдуллина белән Түбән Суыксу авыл җирлеге башлыгы Наис Сәйфетдинов, шахматта - яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгече Гүзәл Гаффарова белән яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев, атуда - Комсомол авыл җирлеге белгече Әлфизә Гайнетдинова белән район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, бадминтонда - яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгече Айсылу Вәҗиева белән яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев, дартста - Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы урынбасары Кадрия Госманова белән административ комиссия сәркатибе Дамир Ситдыйков, озынлыкка сикерүдә - оештыру бүлеге белгече Гүзәл Миңнеханова, гер спортында - Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәевләргә тиңнәр булмады.

Сәламәт тәндә - сәламәт акыл дигән халык әйтемен истә тотсак, спортка булган мәхәббәт хезмәткәрләргә һөнәри эшчәнлектә дә уңышка ирешүдә ныклы терәк булып тора.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев