Спорт

Мини-футбол буенча район чемпионаты үткәрелде

Сосновый Бор поселогының спорт залында мини-футбол буенча район чемпионаты үткәрелде. Ярышларда авыл җирлекләре, район оешма һәм предприятиеләреннән җыелган ир-атлар командалары көч сынашты. Уен нәтиҗәләре буенча Әҗмәкәй авыл җирлеге спортчыларына тиңнәр булмады. Икенче урында Круглое Поле авыл җирлеге ир-атлары калды. Өченче урын исә Мәләкәс авылы спортчыларына бирелде. Әйтергә кирәк: ярышлар тәмамлангач,...

Сосновый Бор поселогының спорт залында мини-футбол буенча район чемпионаты үткәрелде. Ярышларда авыл җирлекләре, район оешма һәм предприятиеләреннән җыелган ир-атлар командалары көч сынашты. Уен нәтиҗәләре буенча Әҗмәкәй авыл җирлеге спортчыларына тиңнәр булмады. Икенче урында Круглое Поле авыл җирлеге ир-атлары калды. Өченче урын исә Мәләкәс авылы спортчыларына бирелде.

Әйтергә кирәк: ярышлар тәмамлангач, барлык спортчыларга да, Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне уңаеннан, махсус блокнотлар, календарьлар, ручкалар таратылды.


Нет комментариев