Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кәшәкә кулыбызда: Тукай районында авыл яшьләре хоккей уйнады

Кичә районның ир-ат командалары арасында алкалы хоккей Чемпионаты кысаларында Түбән Суыксу мәктәбе базасында Түбән Суыксу авыл җирлеге Кубогына ярышлар булып узды. Ярышлар районда алкалы хоккейны популярлаштыру һәм яшьләр арасында спортны пропагандалау максатларында уздырылды. Ярышларга Тукай районы җирлегендә эшләүче, яшәүче, пропискалары биредә булган яшьләр командалары керде. Барлыгы 5 команда катнашты: Новотроицк,...

Кичә районның ир-ат командалары арасында алкалы хоккей Чемпионаты кысаларында Түбән Суыксу мәктәбе базасында Түбән Суыксу авыл җирлеге Кубогына ярышлар булып узды. Ярышлар районда алкалы хоккейны популярлаштыру һәм яшьләр арасында спортны пропагандалау максатларында уздырылды.

Ярышларга Тукай районы җирлегендә эшләүче, яшәүче, пропискалары биредә булган яшьләр командалары керде. Барлыгы 5 команда катнашты: Новотроицк, Биклән, Калмаш, Т.Суыксу, Мәләкәс авыл җирлекләреннән. Уен киеренке рәвештә барды. Шайбаның боздан ракета тизлегендә шуып баруларын күзәтү тамашачыларга онытылмас мизгелләр бүләк итте. Корт өсте тамашачыларның һәм уенчыларның көр тавышларыннан гөрләп торды. 3 нче урынны Мәләкәс авыл җирлеге командасы яулады. 1-2 нче урын өчен көрәштә, буллит нәтиҗәләре ярдәмендә генә, Биклән һәм Т.Суыксу авыл җирлеге командалары арасыннан Бикләэн командасы беренчелекне алды, Кубок һәм грамота белән бүләкләнде, 2-3 нче урын алган командаларга грамоталар бирелде. Иң яхшы капкачы дип Биклән авылыннан Марданов Илназ, ә иң яхшы һөҗүм итүче булып Т.Суыксудан Шәйхетдинов Илназ билгеләнде. Ярышны баш судья - күптәннән Т.Суыксу мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшләүче Наис Нуриәхмәт улы Фәйзуллин хөкем итте. Тантаналы бүләкләнүдэә соң барлык командалар җыелышып Т.Суыксу авыл җирлеге башлыгы Наис Миргасыйм улы Сәйфетдинов белән фотога төштеләр.

Уеннан алган хис-тойгылар уенчылар һәм тамашачыларның йөрәкләрендә озакка сакланыр, күбрәк кеше спорт белән шөгыльләнер дигән теләктә калабы, дип хәбәр итте Түбән Суыксу авылыннан Миләүшә Муллашова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев