Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Круглое Поледан Милана Сәләхова билбау көрәше буенча республикакүләм турнирда икенче урынны яулады

18 ноябрь көнне Менделеев шәһәренең "Химик" спорт комплексында билбау көрәше буенча Ибраһим Галимов истәлегенә багышланган республика турниры үтте. Ярышларда Татарстанның Әлки, Лаеш районы, Яр Чаллы шәһәре, Мамадыш, Алабуга, Зәй, Минзәлә һәм безнең Тукай районыннан 50 гә якын спортчы катнашты. Турнир нәтиҗәләре буенча районның балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Милана Сәләхова 52...

18 ноябрь көнне Менделеев шәһәренең "Химик" спорт комплексында билбау көрәше буенча Ибраһим Галимов истәлегенә багышланган республика турниры үтте. Ярышларда Татарстанның Әлки, Лаеш районы, Яр Чаллы шәһәре, Мамадыш, Алабуга, Зәй, Минзәлә һәм безнең Тукай районыннан 50 гә якын спортчы катнашты.

Турнир нәтиҗәләре буенча районның балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Милана Сәләхова 52 кг авырлык категориясендә икенче урынны яулады. Аның тренеры - Рафаэль Гыззәтуллин.

Милананы җиңүе белән котлап, аңа киләчәктә дә уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев