Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Көчлеләр билгеләнде

Мәләкәстә 2001 елгы һәм аннан да яшьрәк булган балалар арасында хоккей ярышлары буенча район беренчелеге узды. Ярышларда барысы бергә төрле авыллардан килгән 8 команда көч сынашты. Финал уеннарыннан соң көчле командалар билгеле булды. Призлы урыннар Биклән, Мәләкәс авыллары, Круглое Поле һәм Яңа поселоклары укучыларына бирелде. Иң яхшы капкачы исемен Данил...

Мәләкәстә 2001 елгы һәм аннан да яшьрәк булган балалар арасында хоккей ярышлары буенча район беренчелеге узды. Ярышларда барысы бергә төрле авыллардан килгән 8 команда көч сынашты. Финал уеннарыннан соң көчле командалар билгеле булды. Призлы урыннар Биклән, Мәләкәс авыллары, Круглое Поле һәм Яңа поселоклары укучыларына бирелде. Иң яхшы капкачы исемен Данил Гыйниятуллин (Круглое Поле), иң яхшы саклаучы - Роберт Мартемьянов (Мәләкәс), иң яхшы һөҗүмче - Айрат Василов (Биклән) алды.

Күптән түгел Сосновый Бор поселогының спорт залында татар-башкорт милли көрәш ярышлары буенча район беренчелеге үтте. Анда 1998-1999, 2000нче елгы һәм аннан да яшьрәк булган балалар катнашты. Спортчылар командалар белән һәм шәхси беренчелек өчен көрәштеләр. Нәтиҗәдә командалар арасында беренчелекне Биклән урта мәктәбе укучылары яулап алды. Икенче, өченче урыннарда Комсомолец поселогы һәм Иске Абдул авылы балалары калды.

Яшьләр арасында волейбол уеннарын пропагандалау максатында Мәләкәс авылы мәктәбенең спорт залында районның биш волейбол командасы арасында ярышлар үтте. Алар арасында Теләнче Тамак, Мәләкәс, Бәтке, Биклән (1, 2) авыллары бар иде. Нәтиҗәдә турнир ахырында иң көчле команда булып, Биклән авылының волейбол командасы игълан ителде. Икенче, өченче урыннарны үзара Теләнче Тамак белән Бәтке спортчылары бүлеште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев