Спорт

Көчлеләр билгеләнде

Яр Чаллы шәһәрендә грек-рим көрәше буенча «Витязь» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең беренчелегенә ачык ярышлар узды. Чарада 2006-2007, 2004-2005 елгы яшүсмерләр катнашты. Тукай районы данын район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр яклап чыкты. Үз авырлык категорияләрендә беренчелеккә тренер-укытучы А. Сәрвәровта шөгыльләнүчеләр Павел Новиков, Әнвәр Шәйхетдинов, Алишер Хәйруллин, Арсен Елкин,...

Яр Чаллы шәһәрендә грек-рим көрәше буенча «Витязь» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең беренчелегенә ачык ярышлар узды. Чарада 2006-2007, 2004-2005 елгы яшүсмерләр катнашты. Тукай районы данын район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр яклап чыкты. Үз авырлык категорияләрендә беренчелеккә тренер-укытучы А. Сәрвәровта шөгыльләнүчеләр Павел Новиков, Әнвәр Шәйхетдинов, Алишер Хәйруллин, Арсен Елкин, Михроб Муродов, Айнур Садриев һәм тренер-укытучы Б. Мөбәрәкҗановта шөгыльләнүчеләр Артур Әминов, Айрат Минсафин, Андрей Хәбибуллин чыктылар. Икенче урынны Артем Уставщиков (Б. Мөбәрәкҗанов) белән Тимур Җәләев (А. Сәрвәров) алдылар. Өченче урында исә тренер-укытучы А. Сәрвәровта шөгыльләнүчеләр Павел Требущенко белән Сухроб Муродов калдылар.

Нет комментариев