Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җиңелүне белмәс Нәфис – районыбыз горурлыгы

Шушы көннәрдә Яр Чаллы шәһәрендә «Ел студенты - 2016» бәйгесенең Татарстан Республикасы студентлар премиясенең шәһәр этабы үтте. «Ел спортчысы» номинациясендә райондашыбыз, Югары Байлар авылы егете Нәфис Хаҗиев җиңү яулады. Кул көрәше буенча район гына түгел, республика чемпионы, җиңелүне белмәс Нәфиснең үзе белән очрашып сөйләшергә булдык.

Нәфис үзе төскә-биткә чибәр, җыйнак кына гәүдәле, көләч йөзле, ягымлы егет. Мәктәптә укыганда ук үҗәтлеге, тырышлыгы белән аерылып тора. 14 яшендә Чаллы шәһәрендә урнашкан «Командор» спорт мәктәбендә тренер Мөсәвир Әгъзәмов җитәкчелегендә армспорт белән шөгыльләнә башлый. Шәһәрдә үткәрелгән армспорт ярышларында актив катнаша, Нәфиснең бүлмәсен төрле ярышларда яулаган диплом-медальләр бизи. Тора-бара Нәфис мәктәп, район

горурлыгы гына түгел, республикабыз йолдызына да әверелә - аның исеме Россия, Европа һәм дөнья чемпионатларында яңгырый. 2013 елда Нәфис спорт остасы кандидаты нормасын үти, ә 2016 елда спорт остасы исемен яулый. Ләкин бернәрсә дә үзеннән-үзе генә килми, билгеле, күп көч куярга кирәк. Уңышсызлыкка очраганда да, ул күңелен төшерми, зур үҗәтлек белән осталыгын арттыру өстендә эшли.

Мәскәү өлкәсе, Түбән Новгород шәһәрләрендә, Болгария, Малайзиядә булган егетебез Казахстан, Грузия, Төркиядән килгән спортчылар белән дә дуслашырга өлгергән.

- Без бер-беребезгә көндәшләр итеп түгел, ә дуслар итеп карыйбыз. Рәхәтләнеп аралашабыз, бер-беребезнең уңышлары өчен сөенәбез. Кем көчле - җиңү шуңа эләгә. Пьедесталга күтәрелү өчен җиде кат тиреңне чыгарып шөгыльләнергә кирәк, - ди әңгәмәдәшем.

Нәфис спортка бар йөрәге белән бирелгән, яшь буын өчен чын күңелдән сөенә белә.

- Аллага шөкер, елдан-ел кул көрәше белән шөгыльләнүчеләр саны арта. Бүгенге көндә армрестлинг - популяр спорт төрләренең берсе, минемчә. Бу спорт белән кызыксынучы яшьләрнең күп булуы шуның турында сөйли. Хәзерге яшьләр спортка бик игътибарлы, залдан чыкмыйча шөгыльләнәләр. Шунысы бик сөендерә: ярышларның да төрле яшь категорияләренә бүлеп уздырылуы, яшь буынны армспортка тарту максатыннан эшләнә. Яшьләр спорт белән дус булып, актив тормыш алып барсыннар иде. Алдыңа максат кую, шуңа омтылу, өзлексез күнегүләр нәтиҗәсендә район, республика, Россия дәрәҗәсендә генә түгел, ә дөньякүләм ярышларда да катнашырга мөмкин. Бары тик теләк һәм тырышлык кирәк. Спортта максатыңа ирешү өчен көчле омтылыш, зур хезмәт куеп шөгыльләнү зарур. Ул синең яшәү рәвешеңә әверелсә генә, зур җиңүләргә ирешеп була, - ди Нәфис. - Киләчәккә максатым: атказанган спорт остасы исемен алу, зур үрләр яулау. Шуннан соң, уку йортын уңышлы тәмамлап, җәмгыятькә файда китерердәй кеше булу. Билгеле инде, спорттан аерылмау.

Чемпионны үстергән ата-ананың да улларының спортка тартылуында рольләре зур. Әтисе Фәрит, әнисе Гөлсинәнең улларын таләпчәнлек белән, яратып үстергәннәре күренеп тора. Әнисе улын һәрчак хәер-фатихасын биреп озата, тәмле ризыкларын пешереп каршылый. Ата-ана назын тулысы белән алган балалар күбрәк уңышка ирешәләр, үзләренә ышанып, тәвәккәл булып үсәләр.

Шунысы куандыра: Нәфис туган авылын, мәктәбен онытмый, даими кайтып тора. Бүгенге көндә ул Чаллыда урнашкан В. Д. Поташов исемендәге техник көллияттә белем ала. Авыл Сабантуйларында ул - хөкемдар буларак спортчыларның чыгышларын бәяли, авыл егетләренә спорт буенча төпле киңәшләрен бирә, аларның күңелендә җиңүгә ышаныч һәм омтылу тудыра.

Нәфис - районыбыз горурлыгы дисәм дә арттырып әйтү булмас. Бар яктан килгән яшь спортчы бер җирдә дә сынатмаска өйрәнгән инде. Аңа спорт белән бергә үрелгән тормышында күбрәк гүзәл мизгелләр, сөенечле көннәр, укуында тел ачкычлары, спорт карьерасында уңышлар телисе килә.

Әлеге санны басмага әзерләгәндә, Нәфиснең Татарстан Республикасының еллык студент премиясенең республика этабына үтеп, чыгыш ясап кайтканы билгеле булды. «Бәйгенең нәтиҗәләре шушы көннәрдә билгеле булачак», - дип хәбәр итте Нәфиснең әнисе Гөлсинә ханым.

P. S. Башка фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев