Хоккей – кыюлар уены
«Куркак хоккей уйнамый», дип җырлыймы әле атаклы Эдуард Хиль? Нәкъ шулай! Оста спортчылар гөрләтеп хоккей сезонын алып барган вакытта, тукайлылар да алардан калышмый. 24 гыйнвар көнне Түбән Суыксу авылы мәктәбе базасында урнашкан боз мәйданчыгында авыл җирлекләренең җыелма командалары арасында шайбалы хоккей буенча район чемпионатының икенче туры булып узды.
Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев хәбәр итүенчә, чемпионатның беренче туры Мәләкәс авылында 7 гыйнвар көнне булып узган, өченче тур - 6 февральдә Сосновый Бор поселогында, дүртенче тур - 22 февраль көнне Чаллы шәһәренең боз сараенда үткәрү планлаштырылган. Бүген исә биредә Түбән Суыксу, Биклән, Новотроицкое, Иске Абдул, Калмаш, Яңа поселогы, Мәләкәс авыл җирлекләре командалары очрашты. Гомумән, районда хоккей уеннары кар яту белән башланып, кар эреп беткәнчегә кадәр дәвам итә дисәк, һич кенә дә ялгыш булмас. Чөнки хоккей сөючеләрне кышкы салкыннар да, карлы бураннар да куркытмый. Һәр көнне диярлек алар шугалакка кәшәкә сугарга ашыгалар.
Нык беләкле, киң җилкәле баһадир ир-егетләргә сокланып туймаслык. Хоккей сөючеләрнең ярышка әзерлекләре күзгә ташланып тора. Тимераяклар үткенләнгән, кәшәкәләр изоляция тасмалары белән бәйләнгән. Боз хуҗалары - Түбән Суыксу командасы кунакларны хоккей мәйданын кардан тазартып, ихлас күңелдән каршы алды. Һава торышының тыныч һәм җылы торуы әлеге хоккей ярышлары өчен аеруча яхшы булды. Сәгать 10нар тирәсенә боздагы тамашаны күзәтергә теләгән җанатарлар, авыл яшьләре, гомумән, хоккей сөючеләр боз мәйданчыгы тирәсенә җыела башладылар. Кышкы кояш яктыртып торган шугалакка әлеге уенның хөкемдары - Ринат Исмәгыйлев (Биклән авылы) чыкты һәм хоккейчыларга уңышлы уен, җыелганнарга исә гаҗәеп тамаша теләде. Сыбызгы яңгыравы уен башлануын аңлатты. Боз өстендә, иң беренчеләрдән булып, Түбән Суыксу һәм Иске Абдул командалары очрашты. Аннары Мәләкәс белән Биклән, Калмаш белән Яңа поселогы спортчылары ярышырга тотынды. Новотроицкое җиңелүче команда белән очрашты. Шулай итеп, командалар озын-озак итеп көч сынашканнан соң, өченче урынны Биклән авылы командасы эләктерде. Ә менә беренчелек кемгә эләгер микән соң? Бу сорау уенчыларны да, уеннарны карарга килгән тамашачыларны да кызыксындырды. Финалда Суыксу авылы командасы һәм Калмаш хоккейчылары очрашты. Алар арасында киеренке уен башланды. Уенны күзәтүчеләр арасында һәр икесе өчен дә «чирләп» утыручылар күп булды. Һәрбер уенчы чын күңелдән «безнең команда җиңәр» дип өметләнде. Ерак юлны якын итеп килгән Калмаш хоккей командасы көндәшләренә уенның башында бер дә бирешергә уйламады. Әмма тәҗрибәле хоккейчылар акрын гына уенның җебен үз кулларына алдылар. Суыксулылар бер-бер артлы капкачыкларга шайбаны кертә башлагач, турнирның җиңүчесе нәкъ алар булачагы кемдә дә шик-шөбһә тудырмады инде. Һәм шулай булып чыкты да. Кичке 6га кадәр барган кызу уенның чишелеше ачык: боз хуҗалары - Түбән Суыксу командасы көчлерәк булып чыкты - 6:2 исәбе белән җиңү яулады. Кыскасы, «Афәрин, егетләр, булдырдыгыз!» - дип әйтергә генә кала.
Бу көнне уйналган 10 уен нәтиҗәсендә, Түбән Суыксу егете Илназ Шәйхетдинов иң яхшы һөҗүмче, бикләнле Илназ Мәрданов иң яхшы капкачы һәм Калмаштан Әсхәр Гыйниятуллин иң яхшы сакчы булып табылды. Гомумән, биредә һәрбер команда да лаеклы уен күрсәтте. Мин исә шайбалы хоккейны үстерүгә, яшь буынны сәламәт тәрбияләүгә, спортта чыныктыруга зур әһәмият бирелүенә шаһит булып, уеннарның яхшы дәрәҗәдә оештырылуыннан канәгать калдым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев