Гүзәл затлар волейбол уйнады
Спорт

Гүзәл затлар волейбол уйнады

4 мартта авыл җирлекләрендә яшәүче, төрле оешма-предприятиеләрдә эшләүче хатын-кызлар Тукай муниципаль районы Кубогына волейбол буенча ярышты.

Чемпионат ТАССРның 100 еллыгы кысаларында үткәрелде. Уеннарда 170тән артык кешене үз эченә алган 21 команда көч сынашты. Ярышларның нәтиҗәләре буенча, беренче урын Теләнче Тамак авыл җирлеге, икенче урын – Мәләкәс, өченче урын Комсомолец авыл җирлеге командаларына бирелде. Җиңүче команда кубок белән, барлык командалар да медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде. 

Фото район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән алынды. 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев