Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Экстремаль мотоузышлар 

Узган ялларда Тукай районына Россиянең төрле төбәкләреннән ике йөздән артык спортчы килде. Алар барысы да квадроцикл һәм коляскалы мотоциклларда йөрү буенча Россия Чемпионатында катнашучылар. Әлеге экстремаль спорт бәйгесе Әҗмәкәй авылы янында урнашкан мототрассада үтте. Чемпионат Тукай районының 45 еллыгына багышланды.

Әле күптән түгел генә, май аенда, бу трассада мотокросс буенча беренче төбәкара ярышлар үткән булса, биредә янәдән көчле мотор тавышы, көндәшлек рухы һәм, әлбәттә, экстремаль мотоузышлардан дулкынландыргыч һәм мавыктыргыч хис-кичерешләр хөкем сөрде.
Иң җитез спортчы исеме өчен Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Пенза, Ярославль, Волгоград шәһәрләреннән, Свердловск, Кемерово, Омск өлкәләреннән, Удмуртия һәм Карелия республикаларыннан мотоузышчылар катнашты. 
Әлеге спорт бәйрәмен оештыручы – ТРның Мотоспорт федерациясе президенты, «Наиком-Экстрим-Мотокросс» балалар техник спорт клубы җитәкчесе Наил Хөббәтуллин. Чемпионатта Татарстанның спорт министры урынбасары Илдар Садриев, ТР Дәүләт Советы депутаты, «КАМАЗ-Мастер» төркеме җитәкчесе Владимир Чагин, Россия Мотокросс федерациясенең мотокросс комиссиясе рәисе Станислав Тихонов, Тукай районы башлыгы Фаил Камаев булдылар. 
Квадроциклларда йөрү буенча Россия чемпионатының төрле категорияләрендә җиңүчеләр билгеле булды: 
– «Ир-атлар» һәм «ПРОФИ» – Олег Моргунов, Мәскәү;
–  «Спорт төре белән мавыгучылар» – Михаил Стасько, Ижевск;
– «МАСТЕР» – Михаил Толкачев, Серпухов;
– «ATV 200» – Максим Николаев, Серпухов; 
– «ATV 200 Спорт» – Савватий Смирнов, Санкт-Петербург; 
– «ATV 100» – Яна Скворцова, Карелия Республикасы;
– «100 ЛАЙТ» – Дмитрий Осипов, Карелия Республикасы;
– «50» – Матвей Романов, Карелия Республикасы;
– «ATV Юниоры 500» – Егор Власенков, Санкт-Петербург.
Россия чемпионатының коляскалы мотоциклларда йөрү буенча ике категориясендә дә Свердловск өлкәсе спортчылары җиңде. «Класс 500» категориясендә беренчеләрдән булып Богданович шәһәре спортчылары Александр Кунгуров белән Александр Старков килде. «Класс 750» категориясендә бәхет Каменск-Уральскидан Александр Пупышев һәм Сергей Колясниковка елмайды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев