Чаңгы шуарга кемнәр ярата?
Физик яктан үзеңне формада тотуның иң үтемле чарасы – спорт белән шөгыльләнү. Безнең районда спорт яратучылар, физик күнегүләр белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен авыл җирлекләрендә мөмкинлекләр тудырылган. Мисал өчен, Яңа поселогындагы заманча чаңгы базасы үзе генә дә ни тора! Анда шуучылар күпме? Спорт яратучылар анда ни дәрәҗәдә тартыла?
Район хакимиятендә эшләүче хезмәткәрләр дә бу көннәрдә әлеге чаңгы трассасына чыктылар. Сәламәт яшәү рәвешен тормыш таләбе итеп кабул итүчеләр, мөмкинлек чыккан саен төрле спорт ярышларында катнашучылар шактый алар арасында. Әйтик, үткән атнада район мәгариф, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре, үзәкләштерелгән китап-ханәләр системасы китап-ханәчеләре кинәнеп чаңгы шудылар. Тукай районының 45 еллыгы уңае белән оештырылган спорт чарасында 100дән артык кеше катнашты. Алар – мәктәп директорлары, аларның урынбасарлары, физкультура укытучылары, балалар бакчасы мөдирләре, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр.
«Урман һавасы сулышларны ачып җибәрде. Күкрәкләребезне тутырып, рәхәтләнеп саф һава суладык», – ди мәгариф идарәсенең мәгълүмати-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Әлфия Шәйдуллина.
Спорт чарасында катнашучыларга кызыклы сюрприз да әзерләнгән булып чыкты – Комсомолец поселогы «Петушок» балалар бакчасы мөдире Надежда Кауфетдинова Тукай районының 45 еллыгы уңаеннан күңелле флеш-моб оештырды.
Кайнар чәй, тәм-томсыз бәйрәм буламыни?! Чаңгы-чылар үзләре белән термосларда кайнар чәй алып килгәннәр иде. Яңа поселогы мәктәп директоры чарада катнашучыларны бик тәмле, кайнар тәбикмәк белән сыйлады.
Чаңгычылар елның иң салкын һәм ап-ак фасылын – чын кышны күрү һәм табигать белән хозурлану, сәламәтлекне ныгыту өчен чаңгы базасына барырга кирәк дигән фикер әйттеләр.
/ Фәнис Ихсанов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев