Билбаулы көрәш
Иваново шәһәренең «Энергия» спорткомплексында билбаулы көрәш буенча Россия Кубогына ярышлар булып үтте. Анда барысы бергә Россиянең 15 регионыннан 150 спортчы көч сынашты. Тукай районы данын яклап, Татарстан Республикасы командасы составында әлеге ярышларда Круглое Поледан Камилла Елисеева да чыгыш ясады. 52 килограмм булган үлчәү категориясендә райондашыбыз I урынга лаек булды. Камилланың...
Иваново шәһәренең «Энергия» спорткомплексында билбаулы көрәш буенча Россия Кубогына ярышлар булып үтте. Анда барысы бергә Россиянең 15 регионыннан 150 спортчы көч сынашты. Тукай районы данын яклап, Татарстан Республикасы командасы составында әлеге ярышларда Круглое Поледан Камилла Елисеева да чыгыш ясады. 52 килограмм булган үлчәү категориясендә райондашыбыз I урынга лаек булды. Камилланың тренеры - Рафаэль Гыйззәтуллин. Олы җиңү белән котлыйбыз! Алга, һаман да алга, Камилла!
Норлат районының Чулпан авылында билбаулы көрәш буенча ачык республика турниры уздырылды. Аны атказанган механизатор Сабир Хәбибуллин истәлегенә багышлап үткәрделәр. Ярышлар 2000-2002 елгы яшүсмерләр арасында узды. Районыбыз данын яклап, үз үлчәү категорияләрендә Илназ Рамазанов, Җәмилә Джабарова, Милана Саляхова һәм Кирилл Заика беренче урынга чыктылар. Икенче урында исә Валерия Кожевникова, Алишер Рахмонов, Илшат Миннибаев калдылар. Яшүсмерләрнең тренерлары - Рафаэль Гыйззәтуллин һәм Марат Мөхәммәдиев. Тагын да олы үрләр яуларга сезгә, яшьләр!
Фотода:Камилла Елисеева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев