Авыл шугалакларында шөгыльләнүче яшь хоккейчылар хәзер республикакүләм ярышларда үз көчләрен сыный
«Безнең хоккей кортлары төзү проектыбыз бик уңышлы булды. Спортның бу төренә караш соңгы вакытта төптән үзгәрде. Хоккейчыларның уйнау дәрәҗәсе дә шактый күтәрелде», - дип бәя бирде район башлыгы Васил Хаҗиев хакимияттә үткән киңәшмәдә каникулларда үткәрелгән спорт чаралары буенча нәтиҗәләрне тыңлаганнан соң. Чыннан да, алкалы хоккей районга көннән-көн ныграк үтеп керә...
Яңа хоккей кортлары төзү, булганнарын яңарту эше районда берничә ел элек башланган иде. Авылларда алар, нигездә, мәктәп базасында гамәлгә ашырылды. Бүгенге көндә 23 мәктәпнең барысында да кортлар эшләп килә. Мәктәпләр булмаган кайбер авылларда да мондый спорт объектлары барлыкка килде. Мәсәлән, Сосновый Бор поселогында бар уңайлыклары булган яңа шугалак төзелде.
Әкренләп авыл җирлекләрендә хоккейчылар командалары оешып килә. Алар бүген Бикләндә, Мәләкәстә, Круглое Поледа, Яңа поселогында, Түбән Суыксуда, Иске Абдулда, Кнәздә бар. Бу авылларда уенчылар формалар белән дә тәэмин ителгән.
Быел да кортларда көннәр суытып, кар төшүгә үк боз катырылды. Мәктәп укучылары арасында хоккей ярышлары кышкы каникулларга чыгуга ук башланды. 29 декабрьдә Сосновый Бор поселогында һәм Мәләкәс авылында зона уеннары үтте. Сосновый Борда Яңа поселогы (I урын), Иске Абдул (II) һәм Кнәз (III) командалары катнашты. Мәләкәстә исә Мәләкәс (I урын), Биклән (II), Круглое Поле (III), Түбән Суыксу хоккейчылары ярышты. 5 гыйнварда 1-3 урыннарны яулаган 5 команда (Кнәздән кала) финал этабында көч сынашты. Урыннар түбәндәгечә бүленде: Мәләкәс, Биклән, Круглое Поле, Яңа поселогы, Иске Абдул.
Районда бүген 2004-2005 елгы үсмерләрдән һәм 2002-2003 елгылардан торган ике җыелма команда тупланып килә. Аларның беренчеләре иртәгә Алабуга шәһәренә «Алтын алка» республика турнирына барачак. Икенче команданы исә 18 гыйнварда Мамадышта шундый очрашу көтә. Безнекеләр Яр Чаллы, Түбән Кама кебек Боз сарайлары булган эре шәһәрләр командалары белән ярышачаклар. Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев та спортның бу төре буенча районда чыннан да үсеш барлыгын билгеләп үтә. «Хәзер командалар җәй көннәрендә дә Боз сараена шәһәргә йөри башладылар», - ди ул.
Мәктәп укучылары белән беррәттән авылның яшьләр командалары да бу юнәлештә бик теләп шөгыльләнә. Мәләкәслеләр аеруча актив. 7 гыйнвар көнне биредә Раштуа кубогына ярышлар үтте. Уенда Мәләкәс, Новотроицкое, Биклән, Калмаш һәм Күзкәй, Сарман районының Шәрләрәмә авылы командалары катнашты. Кубокка мәләкәслеләр ия булды.
Хоккейдан тыш, район халкы, аеруча мәктәп укучылары, яшьләр, башка спорт төрләреннән дә читтә калмый. 7 гыйнварда Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов истәлегенә чаңгы буенча район беренчелеге үтте. Анда Яңа поселогы, Күзкәй, Кнәз мәктәпләре беренче-өченче урыннарны бүлеште. Бүген районның 1999-2001 елгы үсмерләреннән торган 6 кешелек командасы Зәй шәһәренә чаңгы буенча республика беренчелегенә китте. Каникулларда шулай ук бадминтон, грек-рим көрәше буенча ачык турнирлар узды, шахмат-шашка яратучылар Яр Чаллыга ярышка барды. 6 гыйнвар көнне Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында балалар белән бергә ата-аналар да спорт уеннарында катнашты. Биредә «Әти-әти һәм мин - спорт сөюче гаилә» конкурсы үтте. Спортны иң нык яратучылар Бордыдан Утяшовлар, Комсомолецтан Сафиннар, Яңа Бүләктән Садыйковлар булып чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев