Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Спорт

«Ак Барс» Гагарин Кубогы финалында «Локомотив»ны 5:1 исәбе белән җиңде

Бүген «Ак Барс» Гагарин Кубогы финалының икенче матчында «Локомотив»ны җиңде. Ярославльдә узган очрашу 5:1 исәбе белән казанлылар файдасына тәмамланды.

Тренерлар командалар составына үзгәрешләр кертмәгән, барысы да алдагы уендагыча калган. Матч башында ук ике команда да берәр тапкыр күпчелектә уйнап алды, әмма берсе дә бу мөмкинлектән файдалана алмады. Вакыт узу белән инициатива “Ак Барс” кулына күчте. Сигезенче минутта Илья Карпухин Александр Барабановтан төгәл пасс алып, исәпне ачып җибәрде.

Алдагы минутларда да күбрәк казанлылар һөҗүм итте. Нәтиҗәдә, Митчелл Миллер көндәш капкасына икенче алканы кертте. Тәнәфескә китәр алдыннан «Ак Барс» күпчелектән нәтиҗәле файдаланып калды: Илья Сафонов катнашындагы комбинациядән соң Нэйтан Тодд исәпне 3:0 ясады.

Өченче периодта казанлылар тагын сан өстенлеген кулланды. Миллер “Локомотив” капкасына дүртенче алканы кертте. Соңгы периодта «Локомотив» та казанлылар капкасына алка кертү бәхетенә иреште. Матчка ноктаны Миллер куйды, буш капкага шайба кертеп, исәпне 5:1 ясады.

Хәзер сериядә исәп тигезләнде — 1:1. Киләсе очрашу 15 майда Казанда узачак һәм 19:00 сәгатьтә башланачак.

Фото һәм информация ak-bars.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев