Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Үрдерелгән бодай

Үрдерелгән бодай витаминнарга бай һәм сәламәтлеккә бик файдалы. Ул иммунитетны ныгыта, чәч, бит тиресен яхшырта.

Бодайны үрдерү өчен аны юарга һәм суда 2-3 сәгать тотарга кирәк. Шуннан соң, суны түгеп, бодайлы савытны тыгызлап ябып куялар. Тәүлек дәвамында бодай бөртекләренең дымлылыгын тикшереп торырга кирәк: алар җитәрлек дымлылыкта булырга тиеш. Кирәк булганда су өстәргә мөмкин. Суның температурасы 20-30 градус – никадәр җылырак булса, бөртекләр шулкадәр тизрәк үсә. Үргән үсентенең озынлыгы 0,5-1,5миллиметр булырга тиеш. Шул вакытта файдасы күбрәк була. Үрдерелгән бодайны иттарткыч аша чыгарып, үсемлек мае яки бал кушарга мөмкин. Шуннан соң, кипкән җиләк-җимешне иттарткычтан чыгарып, әзер бодайга кушып болгатырга. Кипкән җиләк-җимеш өчтән бер өлеш, үргән бодай өчтән ике өлеш булырга тиеш. Шушы катнашманы, өсте ябылган савытка салып, ике атна буена суыткычта сакларга була. Бер ашаганда 50-100 грамм ашыйлар. Ул бик тәмле, туклыклы, ләкин шушы микъдардан күбрәк ашарга киңәш ителми, тиз туйдырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев