Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тукай үзәк район хастаханәсендә «Ак халатлы фәрештәләр» медицина фестивале узды

6 февральдә Тукай үзәк район хастаханәсендә «Ак халатлы фәрештәләр» Республика медицина фестивален уздыру кысаларында оештырылган гадәттәге Ачык ишекләр көне узды. Чара барышында студентлар һәм мәктәпне укып бетерүчеләр белән очрашулар булды. Чараның максаты - Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау системасы белән укучыларны таныштыру, абитуриентларны Казан дәүләт медицина университетына, медицина училищеларына һәм көллиятләренә...

6 февральдә Тукай үзәк район хастаханәсендә «Ак халатлы фәрештәләр» Республика медицина фестивален уздыру кысаларында оештырылган гадәттәге Ачык ишекләр көне узды.

Чара барышында студентлар һәм мәктәпне укып бетерүчеләр белән очрашулар булды. Чараның максаты - Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау системасы белән укучыларны таныштыру, абитуриентларны Казан дәүләт медицина университетына, медицина училищеларына һәм көллиятләренә тарту, медицина уку йортларын тәмамлаучыларны район хастаханәләренә эшкә тарту. Шушы чара уңаеннан районның 24 укучысы дәвалау оешмасының структур бүлекчәләре эше белән танышты. Анда район шифаханәсенең баш табибе Галим Сабирҗанов,бүлек башлыклары катнашты һәм чыгыш ясады. Шулай ук очрашуда Казан дәүләт медицина университеты студенты Кириллова Маргарита чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев