Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тукай районында вирус чигенә, ләкин һава торышы тотрыксыз

Кышның соңгы атнасында Тукай районында кискен респиратор вирус инфекцияләренең 62 очрагы теркәлгән, шуларның 45е - балалар. Калмаш авылында яшәүче пенсионер исә грипп белән авырган. Моннан алдагы периодта ОРВИның 165 очрагы теркәлгән иде. Вирус сизелерлек артка чигенгән. Шулай да язгы һава торышының тотрыксыз булуын, сәламәтлегегезгә карата игътибарлы булу кирәклеген кисәтә табиблар....

Кышның соңгы атнасында Тукай районында кискен респиратор вирус инфекцияләренең 62 очрагы теркәлгән, шуларның 45е - балалар. Калмаш авылында яшәүче пенсионер исә грипп белән авырган.

Моннан алдагы периодта ОРВИның 165 очрагы теркәлгән иде. Вирус сизелерлек артка чигенгән. Шулай да язгы һава торышының тотрыксыз булуын, сәламәтлегегезгә карата игътибарлы булу кирәклеген кисәтә табиблар. Җылы, ләкин артык кызу киенмәгез. Баш киемнәрен дә салырга иртәрәк. Язгы кояш җылы булса да, җил әле бик салкын.

Кискен эчәк инфекциясе белән 3 кеше авырган. Бер кешедә гепатит С авыруы барлыгы ачыкланган. Эпидемик паротит авыруына шик белән бер бала Яр Чаллы инфекцион хастаханәсенә озатылган. Бер кешене йорт эте тешләгән, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның баш белгеч-эксперты Рәйхана Марченко.

Фото abakan-news.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев