Роспотребнадзор рөхсәтсез БАДлар сатучы 6 меңнән артык сайтны блоклады
Сәламәтлек

Роспотребнадзор рөхсәтсез БАДлар сатучы 6 меңнән артык сайтны блоклады

Роспотребнадзор белгечләре Русиядә тыелган биологик актив өстәмәләр (БАДлар) сату белән шөгыльләнүче интернет-кибетләрне ачыклап, блоклауны дәвам итә. Бүгенге көндә 6 000нән артык ресурс чикләү астында.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, бу сайтларның күпчелеге дәүләт теркәвенә кермәгән продукция тәкъдим иткән яки актив матдәләрнең рөхсәт ителгән нормаларын арттырган. Мисаллар арасында – «Альфа-липоевая кислота 600 мг», «DIM дииндолметан» һәм Dry Vitamin A 10000 IU, ул законсыз рәвештә азык өстәмәсе дип тәкъдим ителгән.

Роспотребнадзор искәртүенчә, БАДларны тик рәсми тәэминатчылардан гына сатып алырга һәм барлык теркәү документларын да тикшерергә кирәк.


Нет комментариев