Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Район хатын-кызлары Наилә Гессерны легендар табиб диләр

8 март көнне районның берничә хатын-кызы Казанга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы бәйрәмгә барачак. Алар арасында район үзәк больницасы баш табибының дәвалау буенча урынбасары, гинекология бүлеге мөдире, югары категорияле табиб Наилә Гессер да бар.

40 елга якын гомерен район хатын-кызларын сәламәтләндерүгә багышлаган табиб әлеге тантанада катнашуга, һичшиксез, лаек. «Үз эшемне, авыл җирендә яшәүче халыкны, андагы хатын-кызларны яратам!» - ди Наилә Камил кызы.

Наилә Гессерның хезмәт кенәгәсендә бердәнбер эш урыны - Тукай районының үзәк больницасы. Казанда югары уку йортын тәмамлагач, бер ел интернатураны Яр Чаллы шәһәрендә балалар тудыру йортында үтә дә, безнең районга эшкә урнаша ул. «Соңрак шәһәрдәге медицина учреждениеләренә күп мәртәбәләр чакырып карадылар, ләкин үзебезнең районга хыянәт итмәдем», - ди Наилә ханым үзенә бер горурлык хисе белән.

Гинекология бүлеген Наилә Гессер 1995 елдан бирле җитәкли, шуңа өстәп, 2010 елдан баш табиб урынбасары да. 2005 елдан - Татарстанның атказанган табибы. Бүлектәге хезмәткәрләр барысы да хатын-кызлар. Алар нибары 14 кеше. Бүлектә аена 70-80 кеше дәвалана. Гинекологиягә баласын югалту куркынычы булган йөкле хатын-кызлар, салкын тидерүчеләр, төрле шешләрдән интегүчеләр, аналыклары төшкән хатын-кызлар, авырга уза алмау-

чылар еш мөрәҗәгать итәләр. Шушы еллар эчендә кемнәрне генә сихәтләндермәгән, кемнәргә генә йөккә узарга ярдәм итмәгән, кемнәрне генә бала бәхете белән сөендермәгән Наилә ханым. Шифалы куллы гинеколог турында район хатын-кызлары хәзер яратып, хөрмәт итеп «легендар Гессер» диләр. «Сезмени инде ул легендар Гессер, ишетеп беләм, күргәнем юк иде әле?!» - дип, үзенә дә килеп әйткәлиләр икән. «Пациентларның шундый сүзләре, елмаюлары, рәхмәтләре мине тагын да канатландыра, эшләргә көч бирә», - ди табиб.

Элегрәк Наилә Камил кызы елына 200ләп операция ясаган, хәзер, табиб урынбасары вазифасына алынгач, вакыт бераз кысылган, операцияләр саны елына 100ләп була икән. Әйтергә кирәк, гинекология буенча операцияләрне район больницасында бары тик Наилә Камил кызына гына ышанып тапшыралар. «Барлык уңышларым өчен остазларым Әминә Хәйруллинага һәм Мәдинә Шәкүровага бик рәхмәтлемен», - ди ул. Соңгы вакытта районда абортларның кимүенә бик сөенә табиб. Хәзер 5 бала тууга 1 аборт туры килә икән. Шулай ук соңгы елларда аналар үлеме булганы юк - моның өчен дә бик сөенәбез, күз тимәсен, ди Наилә ханым.

Гинекология бүлеге хатын-кызлар консультациясе табиблары Гүзәл Галиева, Ләйсән Әбделмәнова, Альфира Әхмәтшина, Рузилә Хәбибуллина белән тыгыз элемтәдә эшли, аларга да рәхмәтләрен җиткерә бүлек мөдире.

Гессерлар гаиләләре белән табиблар. Наилә ханымның ире Яр Чаллының 5нче поликлиникасында эшли, кызларының берсе Казанда, берсе Мәскәүдә сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт куя.

Наилә Гессер үз бүлегендә эшләүче барлык хатын-кызларны, районның медицина тармагында эшләүчеләрне, гомумән, барлык хатын-кызларны 8 Март белән котлый. Иң мөһиме - сәламәтлек, хатын-кыз бәхете, бала сөенече, гаилә иминлеге тели. Алар һәрвакыт кадерле булсыннар, якыннары гүзәл затларыбызны 8 Мартта гына түгел, ел дәвамында чәчәкләр белән сөендерсеннәр иде дип тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев